Район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды. Көн тәртибендә - иң актуаль мәсьәләләр.
Авыл җирлекләре башлыклары үз докладларын авыл халкы җыеннарда җиткергән мәсьәләләрне хәл итү турында сөйләүдән башлады. Мәсәлән, Екатериновка авыл җирлегендә яшәүчеләр юллар булмаудан зарлана. Күргәнебезчә, соңгы елларда районның барлык авылларында юллар яңартыла һәм ремонтлана. Моның өчен муниципаль юл фонды, республика гранты яисә үзара салым средстволары файдаланыла. Екатериновка авылында проблемалар җитдирәк, анда юл төзү кирәкле чыгымнар миллионнар белән исәпләнә. Екатериновка, Александровка, Урта һәм Югары Дәүләтъяр авылларын тоташтыру өчен юл төзүгә 90 миллион сумнан артык акча кирәк. Монда республика ярдәменнән башка мәсьәләне хәл итеп булмый.
Күн авыл җирлегендәге хәл ителмәгән мәсьәлә дә юллар белән бәйле. Монда яшәүчеләр юлсызлыктан түгел, ә киресенчә, юлларның чиктән тыш яхшыруыннан газаплана дияргә була. Яңа ремонтланган юлдан шоферлар зур тизлек белән йөри, шуңа күрә Күн авылында яшәүчеләр ясалма тигезсезлекләр куюны сорый. Бу мәсьәләне хәл итү дә зур чыгымнар таләп итә.
Тиздән районның барлык авылларында күрсәткечләр рус һәм татар телләрендә булачак. Кайбер авылларда андый күрсәткечләр бар инде, кайберләре табличкаларга заказ биргән, әзер булуын көтәләр.
Махсус комиссия район авылларындагы ташландык объектлар буенча йөреп чыкканын язган идек инде. Аларның кайберләре чынлап та зур куркыныч тудыра, аларны ашыгыч рәвештә сүтеп ташларга, кайберләрен ябып куярга, кайберләрен ремонтларга кирәк. Хәзер һәрбер объект буенча юл картасы төзелгән, авыл җирлекләре башлыклары алар буенча эшләрнең ничек барышы турында җиткерде, нигездә, бу әлегә вакыт таләп итә торган кәгазь эше.
Муниципаль фондка ревизия ясау буенча да зур эш көтелә.
- Безгә күпме фатир барлыгын, аларда кемнәр яшәвен белергә кирәк. Бу кемне дә булса фатирдан чыгару өчен түгел, ә тәртип урнаштыру өчен кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.
Киңәшмәнең актуаль темаларының берсе үзара салым буенча референдум үткәрү. Ул 18 ноябрьдә үтәчәк. Үзара салым программасы ярдәмендә бүген күп кенә авылларда юллар төзекләндерелде, урамнарны яктырту системасы, су белән тәэмин итү системасы, парклар, һәйкәлләр, чишмәләр һәм башкалар ремонтлана. Шуңа күрә хәзер район халкының әлеге программаның алар файдасына эшләвен аңлавы һәм референдумда аны хуплавы кирәк.