Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Объективтан үзеңне кара

Шушы араларда Татарстанда "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" гомумреспублика фотоконкурсы старт алды.


Бүген социаль челтәрләрдә шактый кеше утыра. Монда яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә эшне белеп керә. Элек алар моңа сәерсенеп карый иде. Күпләр конкурс игълан ителүен дә укыгандыр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның җиңел кулы белән аңа тагын да күбрәк тартыла башладылар. Ул социаль челтәренә хезмәт юлындагы беренче остазы Мәгъдәнур Гатауллинның фотосурәтен урнаштыра. Аны #наша республика хэштегы белән билгеләде. Фотография аша республика турында һәркем сөйли ала. Иң мөһиме - хезмәт кешеләрен, Татарстан гаиләләрен, мәдәниятебезне таныту. Әлеге конкурста берничә номинация каралган. Алар арасында "Иң күп "лайк" җыйган фотосурәт", "Иң үзенчәлекле фотосурәт", "Иң кызыклы шәрехләмә" дип аталганнары бар. Моннан кала, конкурска #наша республика хэштегы белән иң күп фотосурәт җибәргән кеше җиңүче дип табылачак. Фотолар хезмәт, гаилә, республика темаларын чагылдырырга тиеш. Иҗади эшләрне 10 августка кадәр fototatarstan@mail.ru адресына юлларга кирәк. Конкурска 6-10 сентябрьдә нәтиҗә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса