Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Дус-туганнарның очрашу вакыты

Узган шимбәдә Пенза өлкәсендә Сабантуй булып узды. Ул иң зур татар авылы - Урта Әләзәндә үткәрелде. Бәйрәмгә Городище районының күрше һәм ерактагы авылларда яшәүчеләре килде. Традиция буенча, Татарстан Республикасыннан Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров җитәкчелегендә район делегациясе барды.

Районнан Урта Әләзәнгә 20дән артык кеше барды. Болар район хакимияте, авыл җирлеге һәм мәдәният бүлеге вәкилләре. Артистлар арасында делегациягә татар эстрадасы җырчылары Илназ Баһ, Рәфинә Ганиуллина, Игорь Дмитриев, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре солистлары керде.
Бәйрәм башланганчы питрәчлеләр сәнгать осталары тәкъдим иткән әйберләр күргәзмәсен карадылар. Сабантуйда рус һәм мордва общиналары да катнашты, алар халык иҗаты күргәзмәсе әзерләгән.
Район мәдәният йорты методисты Ләйсән Сәгыйрова Урта Әләзәндә уза торган Сабантуйда ел саен катнаша. Кайткач, ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:
- Безне һәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алдылар. Көннең эссе булуына карамастан, бәйрәм бер сулышта узды. Соңгы 5 елда, пензалылар, безнең тәҗрибәне кулланып, театраль тамаша әзерлиләр. Алар бик зур тырышлык куйган, дип әйтә алам.
Аның сүзләре буенча, әлеге Сабантуйның үзенчәлеге булып нәкъ тә шушы җирлеккә хас милли ризыкларның традицион күргәзмәсе саналды.
Бәйрәмдә йөзләгән кунаклар алдында фермерлар, укытучылар һәм тулы коллективлар макталды. Алар өчен дә төп сәхнәдә милли костюмнардан балалар чыгыш ясады. Район башлыгы Эдуард Дияров барысын да бәйрәм белән котлады һәм Пенза өлкәсе губерна башлыгы Иван Белозерцовка, Городище районы башлыгы Геннадий Березинга, Югары, Урта һәм Түбән Әләзән авыл башлыкларына, шулай ук татар диаспорасы җитәкчесе Кязым Дебердеевка бүләкләр тапшырды.
Питрәчлеләр сүзләренә караганда, пензалылар атлар чабышын һәм милли көрәшне бик ярата икән. Сүз уңаеннан, Урта Әләзәндә Сабантуй-2016ның абсолют батыры булып танылган көрәшче Иван Башировның оныгы питрәчле Самир Баширов калды.
Шушы кояшлы көндә Урта Әләзән аланы алдында узган бу бәйрәмне монда ук узачак 2017 елгы Бөтенроссия Сабан туена әзерлек дип атап була.
Пенза өлкәсендә, 2002 елгы исәпкә алу күрсәткечләре буенча, 80 меңгә якын татар милләте кешесе яши, ә бу исә өлкәдәге бөтен халыкның 5,4 процентын тәшкил итә. Татарлар аеруча Городище, Кузнецк, Неверкинск, Сосновобор районнарында яшиләр. Өлкәдә 41 татар, 15 кушма торак пункт бар. Монда традицияләрне саклыйлар һәм аларны яңарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса