Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң сәләтлеләр, талантлылар өчен зур бәйрәм

27 декабрьдә район үзәгендә район башлыгы чыршысы үтте. Анда районның 470 иң сәләтле, талантлы балалары җыелды.

Алар барлык торак пунктлардан әкияти тамаша карарга, район башлыгыннан яңа ел бүләге алырга район үзәгенә килде. Аеруча аерылып торганнарга район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ел саен үткәрелүче район башлыгы чыршысына районның иң лаеклы укучылары чакырылды. Алар арасында уку алдынгылары, район һәм республика олимпиадаларында, төрле спорт ярышларында һәм чемпионатларда җиңүчеләр, шулай ук республика һәм халыкара фестивальләр лауреатлары бар.
Бәйрәмгә матур итеп бизәлгән ял һәм спорт үзәге залына 470 яшь кеше җыелды. Яшь питрәчлеләрне район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин якынлашып килүче яңа ел белән котлап, түбәндәгеләрне әйтеп узды: "Сезнең арада республика чараларында гына түгел, халыкара фестивальләрдә җиңүчеләр дә бар. Димәк, сез безнең район данын республикада гына түгел, ә аның чикләреннән еракларда танытасыз. Боларның барысына да сез тырышлык, талантыгыз белән ирештегез!" 2011 елда үзләрен күрсәтә алган район мәктәп укучылары тантаналы тезелеп, бәйрәм сәхнәсенә күтәрелде. Анда аларга район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин Рәхмәт хатлары тапшырды. Аларның исемнәрен санап чыгу мөмкин түгел - газета мәйданы чикле. Шулай да берничәсенең исемнәрен атап үтәргә телим. Мәсәлән, район спорт мәктәбе тарихында беренче тапкыр, мәктәп укучысы Владислав Савинга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы боерыгы нигезендә, спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде. Шулай ук бәйрәм сәхнәсендә ике питрәчле: Зөлфәт Габдулин һәм Игнат Изотовның сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның исемле стипендияләре ияләре булулары игълан ителде.
Бүләкләү тантанасыннан соң бәйрәмдә катнашучылар алдында "Морозко" әкияте тамашасы тәкъдим ителде. Анда төп геройлар - Кыш бабай, Кар кызы. Әкият геройлары төрле кыенлыкларны җиңеп чыгып, бәхетле финалга килеп җитә. Шулай ук тамашачылар республика һәм халыкара фестиваль лауреат һәм дипломантлары башкаруында концерт номерлары карады. Тхэквондо белән шөгыльләнүчеләр һәм барлык яшь артистларның күрсәтмә чыгышлары бәйрәмне йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса