Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем иленә ишекләр ачык

1 сентябрь - Белем көне. Бар кеше өчен дә бик кадерле, истәлекле көн бу. Ә беренче сыйныфка баручылар өчен аеруча да шатлыклы. Алар бу көнне беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Быел безнең районда 2648 бала өчен беренче кыңгырау чыңлады. Беренче сыйныфка баручылар саны - 310 бала. Бу узган елга караганда 25 укучыга күбрәк. Беренче сыйныфка килүче укучыларның елдан-ел күбрәк булуы бик куанычлы хәл. 2012 елдан башлап мәктәптә 67 укучы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаган.
Быелгы уку елында Кощак урта мәктәбендә 222 бала белем алачак. Кощаклылар өчен бу уку елы аеруча да куанычлы - быел җирле мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде.
Мәктәп директоры Алсу Гайзатуллина үзенең чыгышында мәктәпкә ремонт эшләүдә, белем йортын тагын заманчалаштыруда, матурайтуда үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Район җитәкчелеге ярдәме белән ул быел "Белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау» республика программасына кертелгән иде. Биредә зур күләмдә эш башкарылган: бөтен түбә, тәрәзә, ишекләр алыштырылган, коридорлар, санузел, гардероб, ашханә, спортзал, барлык кабинетлар ремонтланган. Электр һәм җылылык системасы алыштырылган. Ремонт эшләрендә спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр: "Кощак" ҖЧҖ СХП директорлар советы рәисе Ринат Гайзатуллин, "Кощак" СХП (җитәкчесе Булат Идиятов), "Цемент-опторг" ҖЧҖ (директоры Андрей Шишикин), Кощак кирпеч заводы (генераль директоры Айдар Сафин), "Знак+" ҖЧҖ (директоры Иван Батьков), "АРС-групп" ҖЧҖ (директоры Рамил Сираев), "Полимекс" ҖЧҖ (директоры Рамил Вәгыйзов, әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучылары Руслан һәм Айдар Сираевлар, Игорь Алексеев. Әлбәттә инде төзүчеләр, мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр дә ремонт эшенә үз өлешләрен кертте.
Алсу Гайзатуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Эдуард Дияровка һәм әлеге программаны тормышка ашыруда көч куйган һәркемгә әти-әниләр, укучылар, укытучылар исеменнән зур рәхмәтен җиткерде.
Белем бәйрәмендә катнашучы Эдуард Дияров барлык авыл халкын, укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады.
"Кощак" СХП җитәкчесе Булат Идиятов җәйге каникул көннәрендә хуҗалыкта эшләгән укучыларга акчалата премияләр тапшырды. Бу көнне беренче сыйныфка баручылар да бүләксез калмады. Татарстан Президенты һәм "Ак барс" банк исеменнән аларга китаплар һәм буклетлар тапшырылды. Мондый бүләккә республиканың барлык беренче сыйныф укучылары да лаек булды.
Нихаять дулкынландыргыч мизгелләр якынлаша. Беренче кыңгырауны быел беренче сыйныф укучысы Арина Тимбикова һәм унберенче сыйныф укучысы Андрей Бухарин яңгырата.
Бу көнне беренче дәресләр һәм спорт ярышлары үтте.
- Быел безнең өчен бу көн аеруча истәлекле. Безнең олы кызыбыз беренче сыйныфка укырга бара, диләр Наталья һәм Илнар Хадиевлар гаиләсе, - без кызыбызга укуында зур уңышлар, ә аның укытучысы Юлия Ферафонтовага сабырлык, һәм сәламәтлек телибез, - дип елмач бәхетле ата-ана.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X