Иске Шигали мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады
Мәгариф

Иске Шигали мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады

1 сентябрь – Белем көне, Иске Шигали мәктәбе үз укучылары өчен ишекләрен ачты.

Егерме сигез беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде, бүген алар үз укытучылары белән танышачак. Алар өчен кызыклы, шул ук вакытта җиңел булмаган мәктәп тормышы – унбер елга сузылачак җаваплы чор башлана. 
Бу тантаналы көндә укучыларны ата-аналар, укытучылар һәм чакырылган кунаклар – район мәгариф бүлеге һәм район хакимияте вәкилләре – Анастасия Малинкина һәм Рафил Нурмөхәммәтов сәламли. 


Иске Шигали, беренче кыңгырау