Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Питрәчлеләр акчаларыннан еш кына интернет яисә телефон аша мәхрүм калалар
Питрәчлеләр бик еш социаль караклылык алымнарына юлыгалар. Узган елда гына районда шундый 16 җинаять теркәлгән. Ә 2015 елда 6 гына очрак булган.
-
Питрәч районы суды ветераны юбилеен билгеләп үтте
Өлкән яшьтәге кешеләр өчен игътибар бик мөһим роль уйный. Район җитәкчелегенең дә ветераннарны юбилейлары белән котлау алар өчен зур бәйрәм күк. Бу көннәрдә Таһир абый Вәлиәхмәтов котлаулар кабул итте.
-
Районның һәр авылында үз проблемалары
Питрәч районында бүген халык җыеннары тәмамланды. Мондый очрашулар 21 авыл җирлегендә дә узды. Һәр авылның үз проблемалары.
-
Питрәчлеләрне салкыннар нигә куркытмый?
Питрәчлеләр ялларын актив үткәрергә тырышалар. Сәләмәтлек көннәрен үткәрү дә бик мөһим роль уйный. Чираттагысы салкын булуга карамастан бик кызыклы булды.
-
Питрәч музее экспонатлары аша тарих битләрен барлыйбыз
Питрәчнең туган якны өйрәнү музеенда эш кайный. Бүген анда питрәчлеләрне берьюлы берничә күргәзмә белән танышырга чакыралар.
-
Питрәч районының 8705 пенсионеры да вакытында пенсияләрен алалар
Барсы да Пенсия фонды коллективының көйләнгән эшенең нәтиҗәсе. Питрәчлеләр алдында бу оешманың башка бурычлары да бар. Бу турыда сүз үткән йомгаклау киңәшмәсендә сөйләделәр.
-
ОСАГО полисын питрәчлеләр интернет аша сатып ала хәзер
Хәзер ОСАГО полисын иминиятләштерү компанияләрнең сайтыннан интернет аша сатып алып булачак. 2017 елның 1 гыйнварыннан барлык иминият компанияләре Россиянең барлык территориясендә ОСАГО килешүенең электрон төрен сатырга мәҗбүр булалар. Әлеге үзгәрешләрне Россия Банкы инициативасы белән кертелделәр.
-
Казан эшче һөнәрләр чемпионатының республика этабына әзерләнә
Эшче һөнәрләр елдан ел популярлаша. Моңа эшче һөнәрләр чемпионатларын үткәрү дә уңай нәтиҗә бирә. Бәйгенең республика этабы Казанда инде февраль башында узачак. Ә 2019 елда мәркәзебез дөнья ярышларын кабул итәчәк.
-
Питрәч яшь армийчыларының беренче слеты узды
Ярты ел элек Питрәч районында яшь армийчылар хәрәкәтенең беренче отрядлары оеша башлаган иде. Бүген әлеге яңа хәрәкәткә 60 артык мәктәп укучысы кушылды. Ә үткән атнада яшь армийчыларның беренче слетлары да үтте
-
Җитәкчелек белән диалогта булганда гына авыллар хәлен яхшыртып була
Район авылларында халык җыеннары старт алды. Бүгенге көндә 10 авыл җирлегендә район җитәкчелеге инде халык белән очрашу үткәрде. Аның барышы турында безнең материалдан белерсез.
-
Питрәчтә Сәләмәтлек көннәренең яңа сезоны башланды
Питрәчлеләрне һәм район кунакларын янәдән һәр якшәмбе наратлыкка чакыралар.
-
Питрәчле Галия апа Гайнетдинова 90 нчы кышын каршы алды
Шәле авылында яшәүче Галия апа Гайнетдинова 90 яшьлеген балалары һәм оныклары белән каршы алды. Гомер бәйрәме белән аны район җитәкчелеге дә тәбрикләргә килгән иде.
-
Кибәч авылында Качману бәйрәмен үткәрделәр
19 гыйнвар көнне Питрәч районы православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләде. Кибәч авылында әлеге бәйрәмне көрәшен халкына хас йолаларны үтәп үткәрәләр.
-
Яшь питрәчлеләр үз көчләрен көрәш келәмендә сынады
Питрәчтә көрәш буенча Мөнир Сөнгатуллин истәлегенә багышланган турнир узды. Мөнир хәрби бурычын үтәгәндә ике ел элек хәләк булган иде. Ул көчкенәдән көрәш белән кызыксынган. Төрле ярышларда урыннар яулаган. Аның исемен йөрткән турнир да икенче ел рәттән яшьләр арасында яңа батырларны ача.
-
Питрәчтә яңа ел бәйрәмнәренә йомгак ясадылар
Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланды. Ноктаны районның төп чыршысының ябылышы куйды. Бәйрәм һәрвакыттагыча күңелле узды. "Иң яхшы чыршы" район бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да күңелләрне күтәреп җибәрде.