Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Питрәч балалары авыл хуҗалыгы белгечлекләре турында күп белделәр
Яшьләрнең аграр берләшмәсе вәкилләре «Шатлык» приюты балалары өчен һөнәри оериентлаштыру чарасын үткәрделәр. Монда тәрбияләнүчеләр авыл хуҗалыгы белгечлекләре турында бик күп яңа мәгълүмат алдылар.
-
Өлкәннәр спартакиадасы үз катнашучыларын җыйды
Питрәч өлкәннәре район спартакиадасында катнаштылар. Кайберләре өчен мондый төр чара яңалык иде. Икенчеләре исә җиңү тәмен инде татып караган.
-
Иң матур гашыйк пар Питрәчтә яши
Тавыш бирү юлы белән район газетасы үткәргән фотобәйгенең җиңүчеләре игьлан булды. Бүләкләрне Питрәч авылыннан Степановлар гаиләсе отты.
-
Питрәчле Мария Закалова 90 яшендә бәйли, өй эшләрен башкара
«Тынгысыз» диләр аның турында якыннары. Шихазда авылында яшәүче Мария Романовна Закалова эшсез утыра белми. Бу көннәрдә аңа 90 яшь тулды.
-
Район юлларында быел гына 13 исерек машина йөртүче туктатылган
Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда исерек машина йөртүчеләрне туктатуын дәвам итәләр. Ел башыннан гына шундый 13 кеше туктатылган. Соңгысына үткән якшәмбе көнне протокол төзекәннәр.
-
Биатлон буенча ярышларда авыл мәктәпләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
Районда кызлар һәм малайлар арасында биатлон буенча беренчелек үтте. Иң әйбәт күрсәткечләрне авыл мәктәпләре укучылары күрсәтә алды. Тулырак алдагы материалда.
-
Район аграрияләре язгы кыр эшләренә әзерләнә
Календарьдә февраль ае. Ә район аграрияләре инде язгы эшләргә әзерләнәләр. Питрәч районы авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре администрациягә җыелды. Алар 2017 елда башкарылачак язгы кыр эшләрен үткәрү планнарын якладылар.
-
Питрәч балалары ясаган рәсемнәр мультфильмда катнашачак
Питрәч балаларының иң әйбәт рәсемнәре мультфильмда катнашачак. Бу "Татармультфильм" студиясе проекты ярдәмендә мөмкин булачак. Бәйгедә республика районнарыннан 26 меңгә якын бала катнашыр дип көтелә.Шуңа да көрәш кызу булачак.
-
Кыш бабай Питрәч балаларын "Әпипә" биергә өйрәтте
Питрәч районында татарстан Кыш бабае булып китте. Ул Арча районында Кырлай авылында яши. Февральдә традицион рәвештә Кыш бабай приют балаларын котлый.
-
Меңнән артык питрәчле чаңгыга басты
«Россия чаңгы юлы»нда быел Питрәч районының 1000 нән артык кешесе катнашты. Иң күп катнашучы гадәттәгечә Питрәчнең үзендә иде. 400 гә якын кеше. Тулырак алдагы сюжетта.
-
Татарстан Президенты Питрәч районының социаль-икътисадый үсешенә бәя бирде
Питрәч районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Ул районның эре предприятияләрен карады һәм Совет утырышында катнашты. Анда сүз социаль-икътисадый үсеш турында барды.
-
Питрәч районы яшьләре эшче һөнәрләр сайлыйлар
Колледжлар һәм техникумнарда әзерлеклекнең күп кенә юнәлешләре буенча Ворлд Cкилс дәрәҗәсендәге бәйгеләр уза. Студентлар йомгаклау аттестациясен дә халыкара стандартлар буенча үтәләр. Агымдагы ел башында Казан авиация-техник коллледжының Питрәч филиалында 66 укучысы йомгаклау имтиханнарын биргәннәр.
-
Район башлыгы чыгарылыш укучыларының әни-әниләре белән имтихан бирде
Быел питрәч районының 84 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. 30ның әти-әнисе дәүләт имтиханын үзләре дә биреп карады. Тулырак алдагы материалда.
-
Питрәч районында наркотикларның законсыз әйләнеше турында
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан узган елда наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 6 җинаять эше ачылган. Ә район хастаханәсе наркологында 56 кеше учетта тора, шуларның 7 се наркоманнар.
-
Питрәчлеләр бәйгедә җиңгән өчен бүләкләр алды
Безнең сайтта чираттагы фотобәйге төгәлләнде. Ул "Кышкы кәеф" дип аталды. Приз - ә бу "Буше" кафесына бару сертификатын алырга теләүчеләр күп иде.