Питрәч районына коронавирус инфекциясеннән вакцина кайтарылачак
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районына коронавирус инфекциясеннән вакцина кайтарылачак

Узган атнада Татарстанга «Спутник V» вакцинасының беренче мең дозасы кайтты. Аны республиканың 29 дәвалау учреждениесе буенча таратачаклар. Питрәч район үзәк хастаханәсе әлеге партиядән 15 доза вакцина алачак.

Вакцинация ирекле һәм бушлай булачак, ә аны беренче булып медицина хезмәткәрләре һәм риск төркеменә керүче башка гражданнар алачак.

Вакцинация мобиль бригадалар тарафыннан эшләү урыны буенча үткәрелә. Инде барлык кирәкле әзерлек чаралары  башкарыла - суыткычлар да, суыту камералары да әзерләнгән... Вакцина минус 18 градуста сакланырга тиеш. Препаратлар махсус транспорт белән китереләчәк, анда шулай ук кирәкле температура режимы сакланачак.

Вакцинациягә каршы төп билгеләр - антитәнчекләр булу-булмауга тестларның уңай нәтиҗәләре, ПЦР-диагностиканың уңай тесты, шулай ук хәзерге вакытта яки анамнезда коронавирус белән расланган авыру.