Әлбәдендә яшь патриотлар Гаврилов исемендәге спартакиадада көч сынаштылар
Анда 10 яшьтән өлкәнрәк укучылар катнашты

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Әлбәден авылында Брест крепостенең легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловка багышланган җиденче традицион спартакиада узды.
Тантаналы ачылыш сәламләү сүзләреннән башланып, Герой бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Анда район башлыгының махсус мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Харитонова, Россия Герое Иван Додосовның әнисе Татьяна Додосова, аның сеңлесе Елена Янкина, музейга нигез салучы Светлана Губаева катнашты. Аларга яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлешләре өчен Җиңүнең 80 еллыгына медальләр тапшырылды.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Татьяна Николаевна мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итте:

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Минем уйлавымча, сез барыбыз да тыныч тормышта яшәсен өчен элеккеге геройлар һәм хәзер алгы сызыктагы егетләр кебек булырсыз. Мин иң көчлеләрнең җиңүен телим, ләкин “Дуслык җиңде” дигән әйтемне дә онытмагыз.
Светлана Ивановна да ярышларның тирән мәгънәсен ассызыклады:

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Солдатлар Брест крепостенда дан өчен түгел, ә җирдәге тыныч тормыш өчен көрәштеләр һәм сугыштылар. Сез дә спорт ярышларында үзегез өчен генә түгел, ә инде армиядә хезмәткә әзерләнү өчен көрәшергә тиешсез.
Спартакиадада төрле авыл мәктәпләреннән ун команда катнашты. Быелгы мөһим яңалык ун яшьтән башлап түбән сыйныф укучыларының катнашуы булды, элек исә бары тик югары сыйныф укучылары гына ярыша иде. Дебютантлар арасында – бишенче сыйныф укучысы Айсель Абдуллаева, ул әле бер ай гына элек “Яшь армия” сафларына керде.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Мин командада иң кечесе, әмма өлкәнрәкләр миңа ярдәм итә. Миңа барыннан да бигрәк автоматларны сүтеп җыю ошый, аның ниләрдән торганын белергә була, бу кызык, – дип уртаклашты Айсель.
Командалар хәрби-гамәли дисциплиналар (ату, граната ыргыту, автомат сүтеп җыю), спорт (тартылу, корпусны күтәрү), шулай ук иҗади һәм интеллектуаль конкурслар-патриотик җыр һәм тарихи викторинаны үз эченә алган 12 сынауда көч сынаштылар. Җиңүче булып Кощак мәктәбе командасы танылды, икенче урында – Шәле, өченче урында – Питрәчнең беренче мәктәбе. Спартакиаданы оештыручы Наилә Таҗиева билгеләп үткәнчә, бу чара быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Петр Михайловичның тууына 125 ел тулуга һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia