Илебездә хоккей көнендә район башлыгы Илһам Кашапов районның хоккей буенча ир-атлар җыелма командасы белән очрашты. Питрәч хоккейчыларының тренеры Виктор Сорокин.
Исегезгә төшерәбез, безнең команда ир-атлар командалары арасында «А» төркемендә хоккей буенча Татарстан чемпионатында 1 урынны яулады. Финал уеннары икенче ел рәттән «Питрәч-Арена» боз сараенда узды. 2018-2019 сезонында безнең хоккейчылар өченче урынны яуласа, бу сезонда алар чемпионнар булды. Һичшиксез, бу безнең хоккейның зур уңышы.
Финал уеннарында чемпион исеме өчен дүрт команда көч сынашты. «МНКТ» (Казан) командасын 3:2 исәбе белән җиңеп, питрәчлеләр республика чемпионнары булдылар.
- Финал уеннарында катнашкан барлык командалар да лаеклы көндәшләр иде. Без бу җиңүне озак көттек. Без моңа үз бозыбызда, җанатарларыбызның күз алдында ирештек. Ә бу икеләтә күңелле, - дип уртаклашты кичерешләре белән безнең команда капитаны Сергей Мошков.
- Барлык матчлар да киеренке көрәштә узды. Әмма без көчлерәк һәм уңышлырак булдык, - ди питрәчле Антон Абдуллин, турнирның иң яхшы бомбардирларының берсе.
Команда уенчылары арасында безнең спорт мәктәбе тренерлары да бар. Болар - Сергей Мошков, Константин Игнатьев, Сабир Янов һәм Егор Маташков.
Илһам Кашапов егетләргә җиңү өчен һәм эштән, укудан тыш хоккей белән шөгыльләнү өчен дә вакыт табулары өчен рәхмәт белдерде. Команданың һәр уенчысына рәхмәт хатлары һәм акчалата премия тапшырылды. Хоккейчылар, үз чиратында, район башлыгына хоккей кәшәкәсе бүләк иттеләр.