Мини-футбол буенча Питрәч районы беренчелеге старт алды
Спорт

Мини-футбол буенча Питрәч районы беренчелеге старт алды

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча чираттагы район чемпионаты башланды.

Быел район чемпионы исеменә унбер команда катнаша. Уеннар район үзәгенең балалар шәһәрчегендәге мәйданчыкта үтәчәк.

13 июньдә беренче турның ике матчы үтте, аларның нәтиҗәләре: "Олимп" (Питрәч) - "Легион" (Шәле) - 3:1, "Арсенал" (Ленино-Кокушкино) - "Олимп-2" (Питрәч) - 11:4.

Командаларга барлыгы ике әйләнешле турнирда егермешәр уен уйнарга туры киләчәк.