Питрәч районының спорт яңалыклары
Хоккей һәм мини-футбол турында
Хоккей. Сезон уңышсыз башланды
2010 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Идел федераль округы беренчелеге старт алды. Анда «А» төркемендә Питрәчтән «Пестрецы-2010» командасы да катнаша.
Безнең хоккейчылар турнирны Новочебоксарскида җирле «Сокол» командасы белән башлады. Нәтиҗәдә, питрәчлеләр ике матчта да оттырды – 1:9 һәм 0:4.
Мини-футбол. Финалистлар билгеле
Авыл яшьләре арасында район чемпионаты ахырына якынлаша, узган атнада финалга чыккан командалар билгеле булды.
Узган ел чемпионы «Виктория» бик киеренке көрәштә районның беренче чемпионы «Олимп»ны отты. Беренче уен «Виктория» файдасына 5:3 исәбе белән тәмамланды, ә икенче уенда «Виктория» беренче таймда 2:0 исәбе белән барды, алга таба «олимпиячеләр» өч туп кертеп алга чыкты.
"Виктория" ике нәтиҗәле һөҗүм ясады, 4:3 исәбе белән җиңүгә иреште һәм беренче финалист булды.
Икенче ярымфиналда мәйданчыкта уен тагын да киеренке барды. Беренче уенда «Феникс» (Царево) «Барса»ны 3:2 исәбе белән җиңде. Икенче уенда «Феникс» 2:1 исәбе белән барды, әмма «Барса»көч тапты һәм уен азагында ике туп кертеп, җиңү яулады - 3:2. Шулай итеп, икенче финалистны ачыклау өчен судьяларга матчтан соң пенальти билгеләргә туры килде, анда «Феникс» футболчылары төгәлрәк булды. Финалда «Виктория» һәм «Феникс» уйнаячак, ә өченче урын өчен «Барса» һәм «Олимп» ярышачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа