Питрәч районының спорт яңалыклары
Баскетбол һәм мини-футбол турында
БАСКЕТБОЛ
«Мишә» универсаль спорт залында мәктәпләрнең җыелма командалары арасында район беренчелеге узды. Баскетбол паркетына Пановка, Иске Шигали, Ленино-Кокушкино, беренче һәм икенче мәктәп, Шәле, Богородск һәм «Алгоритм» (Көек) командалары чыкты.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны - беренче мәктәп командасы, икенче урынны - Богородск һәм өченчене - Иске Шигали командасы алды.
МИНИ-ФУТБОЛ
Мини-футбол буенча мәктәпләрнең җыелма командалары комплекслы спорт мәктәбендә көч сынашты. Турнирда район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре, Ленино-Кокушкино, Шәле, «Царево»ның күп профильле лицее һәм спорт мәктәбеннән командалар катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урында турнир хуҗалары - комплекслы спорт мәктәбе командасы, икенче урында - беренче мәктәп һәм өченче урында - лицей командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа