Питрәч районының спорт яңалыклары
Хоккей һәм волейбол турында
Хоккей. Сабир Янов дүрт алка кертте
Ир-атлар командалары арасында хоккей буенча ПЛХЛ чемпионатының чираттагы тур уеннары узды.
Безнең «Пестрецы» командасы Казанда «Казанские юлбарсы» командасы белән уйнады. Беренче период казанлылар файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Икенче периодта ук хоккейчыларыбыз һөҗүмдә уенны җайга салды һәм «юлбарыслар» капкасына дүрт алка кертте, ә хуҗалар берсенә генә җавап бирде. Соңгы өченче периодта командалар бер-берсенә ике алка керттеләр. Бу кызыклы уен Питрәч хоккейчылары файдасына 6:4 исәбе белән тәмамланды.
Бу уенда соңгы ике турнирның иң яхшы һөҗүмчесе һәм иң яхшы бомбардиры Сабир Янов көндәшләр капкасына дүрт алка кертте. Константин Игнатьев һәм Никита Кузьмин берәр алка керттеләр.
Хәзер безнең хоккейчылар исәбендә 5 очко, алар җиденче урында.
Волейбол. Көрәш көчәя
Шундый ук турнирда унынчы тур уеннары да узды. «Факел»ны 0:2 исәбенә оттыруга карамастан, элеккечә 21 очко җыйган «Легион» лидер булып тора. Икенче урында «Кобяково»ны 2:1 исәбенә откан «Кулаево» бара, колайлылар 19 очко җыйды. Өченче урынны «Иске Шигали» һәм «Факел» бүлешә, аларның 16шар очколары бар, шигалилылар «Юниор»ны 2:0 исәбенә отты. Шундый ук исәп белән «Олимп» «Янцевары»ны җиңде. Бу командаларның 15әр очко. «Богородское»ның – 10, «Юниор»ның – 9, «Кобяково»ның 8 очкосы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа