Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

"Питрәч-Арена"да хоккей буенча ачык сезон алды турниры төгәлләнде

Анда 6 команда катнашты.

"Питрәч-Арена" боз сараенда Татарстан Республикасы көненә багышланган 2010 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча ачык сезон алды турниры тәмамланды.

Питрәч хоккейчылары барлык матчларда да җиңелде - "Ак Барс"ка - 1:5, "Динамо"га - 2:4, "Ижсталь"га - 1:7, "Молот"ка - 2:7 һәм "Нефтехимик"ка 2:6 исәбенә оттырды.

Беренче урынны "Динамо" командасы алды, икенчедә - "Ак барс", өченчедә - "Ижсталь", 4. "Молот", 5. "Нефтехимик", 6. "Пестрецы".

Турнирның иң яхшы капкачысы - Искәндәр Миндубаев ("Пестрецы"), сакчысы Кирилл Беликин ("Динамо"), һөҗүмчесе Михаил Чирков ("Ак барс") һәм иң яхшы бомбардирыАлександр Суханов ("Нефтехимик") булды.

Яшь хоккейчылар мавыктыргыч һәм нәтиҗәле хоккей күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше