Питрәчнең «Виктория» командасы җиңелүгә дучар булды
Спорт

Питрәчнең «Виктория» командасы җиңелүгә дучар булды

Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район беренчелегенең 12 тур уеннары узды.

Ышанычлы рәвештә алда барган «Виктория» командасы «Кулаево» белән уенда 1:2 исәбе белән җиңелде. Аны җыелган очколар буенча «Олимп» куып тота алды, әмма «Виктория» «Богородский»га каршы кискен көрәштә 1:2 исәбенә оттырды.
Башка уеннар түбәндәгечә тәмамланды:
«Спортинг» - «Кобяково» - 0:2,
«Легион» - «Юнион» - 2:0.

Җиңелүгә карамастан, «Виктория» турнир таблицасында югарыда, аның активында 27 очко бар. «Олимп һәм «Легион»ның 24әр очколары бар. «Богородский» исәбендә 21 очко, «Янцевары» белән «Кобяково»ларның  - 18әр, «Кулаево»ның  - 15, «Юнион»ның -  9, «Спортинг»ның  исәбендә, элеккечә,  0 очко.
Исегезгә төшерәбез, һәр уенда җиңгән өчен командаларга – 3 очко, җиңелгән өчен - 0 очко бирелә.
Бу ялда быел командалар 13 нче тур уеннарын үткәрәчәк.


Сәламәт яшәү рәвеше