“Без капиталь ремонтны зур түземсезлек белән көттек”
Кощак авылындагы бу йорт 1960 елда ук салынган булган.
Аңа кадәр ике ел кала монда танылган "Кощак" совхозы төзелгән була, аннан соң ул һәрвакыт югары үсемлекчелек һәм терлекчелек хуҗалыгы буларак билгеләп үтелгән. "Кощак" җәнлек совхозы ел саен югары халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсендә катнашкан һәм күп сандагы дипломнар, медальләр, хәтта Кызыл Байрак Ордены белән дә бүләкләнгән. Әлеге легендар совхоз хезмәтчәннәре өчен бу ике катлы йортлар, күп фатирлы йортлар махсус төзелгән булган да инде. Хәзер алар бик үк зур күренмәсәләр дә, ул чор өчен андый фатирлар алу зур куаныч булган. Ул чакта монда мич ягып җылыту гына каралган булган, 1970 ел ахырында гына үзәкләштерелгән җылытуга күчәләр. Бу йортта шулай ук гап-гади уңайлыклар да булмаган: су кермәгән, канализация үткәрелмәгән.
Йортта яшәүчеләрнең күбесен капиталь ремонт куркыта төшкән: алар барысын да җиренә җиткереп вакытында башкарып чыгарлармы, барысын да алыштырырлармы дип борчыла. Шулай да алар ремонт эшләре башлануга шатланып туя алмый. Аны бит алар 2013 елдан бирле көткән. Шул вакытта капиталь ремонт ясалырга тиешле йортлар исемлегенә кертелгән булган.
- Мин бу йортта инде утыз ел яшим. Әлбәттә, бу вакыт эчендә ремонтлар ясалды: нәрсәнедер буядылар, төзәткәләделәр. Әмма зур ремонт ясалганы булмады. Ниһаять, без капиталь ремонтны көтеп алдык. Хәзер йортыбыз күзгә күренеп үзгәрә, яхшыра. Барысын да намус белән җиренә җиткереп башкаралар, - диде әлеге йортта яшәүче Виктор Питеркин.
Әлеге йортка капиталь ремонт ясаучы подряд оешмасы - "Кощак инженерлык челтәрләре" ААҖ. Алар инде подъездларны ремонтладылар, кодлы йозаклар белән тимер ишекләр куйдылар, баскычларны алыштырдылар, хәзер монда түшәмнәр ап-ак һәм бик матур, стеналар да матур итеп бизәлгән. Йортка керүе үзе бер рәхәт. Барлык инженер-техник коммуникацияләр алыштырылган, электр белән тәэмин итү системасы реконструкцияләнгән, су белән тәэмин итү һәм канализация үткәрелгән.
- Түбәне март аенда ук алыштырдык. Йортта яшәүчеләр барысыннан да канәгать, безгә рәхмәт кенә әйтәләр. Фасадны яңартасы, аны җылытасы, тышлыйсы бар, - диде прораб Фазыл Нургалиев.
Түбәгә катгый тикшерү үтте. Көн саен яуган яңгырлар, көчле җилләр, ураганнар да аңа зыян сала алмады, - диде әлеге йортта яшәүче Виктор Геннадьевич.
Эшчеләр хәзерге вакытта фасадны ремонтлау белән мәшгуль. Алар аны махсус җылыткыч белән тышлый.
- Хәзер йортны бернинди салкыннар да куркытмаячак, - ди алар.
Без ремонтны 30 августка кадәр тәмамларга тиеш. Әле вакыт бар, шулай да барлык эшләрне җәйге матур көннәрдә тәмамларга тырышачакбыз, - диде Фазыл Нургалиев.
- Барлык эшләрне бетергәч, йорт яны территориясен тәртипкә китерсеннәр иде, вак таш җәйсеннәр иде, - дигән теләкләрен белдерде йортта яшәүчеләр. Кызганыч, сметага мондый төр эш кертелмәгән. Яңартылган йорт яны территориясе төзек һәм матур булса бик яхшы булыр иде.
Хәзерге вакытта Питрәчнең Яшьләр урамындагы 34 нче йортта, Колайның Профсоюз урамындагы 36 нчы йортта, Ленино-Кокушкино авылының Үзәк урамындагы 4 нче йортта, Пановка авылының Үзәк урамындагы 21 һәм Беренча май урамындагы 12 нче йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа