Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Эше дә, ашы да бер урында

Кощак авылында полиция оперуполномоченные өчен административ-торак комплексын ачу тантанасы булып узды.

Тантанага район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин, йортны салган төзелеш оешмасы вәкилләре килгән иде.
Яңа йорт хуҗасын котларга хезмәттәшләре һәм авыл халкы да җыелган иде. Участок оперуполномоченные полиция капитаны Сергей Ишимовка административ-торак комплексы ачкычын район башлыгы үзе тапшырды.


- Быел Татарстанда 80 административ-торак комплексы төзелеше билгеләнгән иде. Бу участок оперуполномоченныйлары эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм торак шартларын яхшырту өчен эшләнә. Әлеге йортларда участковыйның хезмәт урыны да бар. Анда алар эшли алачак. Әлеге хезмәткәрләрнең эш вакытлары нормага салынмаган. шуның өчен дә алар өчен бик яхшы вариант бу. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, участковый гаиләсе өчен уңайлы тормыш шартлары тудырып, район җитәкчелеге нәтиҗәле эшләүне, аңа ышанып тапшырылган җирлектә тәртип булуын да таләп итә. Ә бу һәммәбез өчен бик тә мөһим. Билгеле, әлеге комплекста яшәү зур җаваплылык йөкли, - диде Эдуард Мәхмүтович.


Казаннан килгән полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров та җыелганнар алдында чыгыш ясады.
- Татарстанда быелдан башлап полиция участок оперуполномоченныйлары өчен административ-торак комплекслары төзелеше программасы эшли башлады. Татарстан Эчке эшләр бүлеге шушындый административ-торак комплекслары булдыручылар арасында беренчеләрдән санала. Шулай булгач, Татарстан башка төбәкләрне бу планда узып китте дип әйтергә мөмкин, - диде ул горурланып. - Безнең ведомствоның мөһим эшчәнлек юнәлеше - эшләү һәм яшәүнең уңайлы шартларын тудыру. Ә әлеге программаның төп максаты - полициянең авыл җирлегендә эшләүче участок оперуполномоченныйлары өчен комфорт шартлар булдыру, хезмәт күрсәтүче административ участокларында турыдан-туры яшәүне тәэмин итү, һәрбер ерак урнашкан торак пунктта хакимият вәкиле булуына ирешү, участковыйның халык өчен якынлыгын тәэмин итү, - дип сүзен төгәлләде ул.
Аннары Марат Илдарович участковый Сергей Ишимовка "Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт иткән" өчен күкрәк билгесе тапшырды. Шуңа өстәп "Нива" автомобиле ачкычы бирде.


- Эш автомобиле - авыл җирендә уңышлы эшләүнең алыштыргысыз шарты. Бу халык сорауларына тиз арада җавап бирү өчен бик тә кирәкле нәрсә, - дип ассызыклады.
Моннан тыш Казан кунагы район башлыгы Эдуард Дияровка, "Бәрәкәт-Строй" директоры Бахтияр Жураевка, "Кощак инженерлык челтәре" директоры Фидаил Шәяхмәтовка, әлеге оешманың директор урынбасары Рәис Мәүлүдовка Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Рәхмәт хатлары да тапшырды.
Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы полиция башлыгы һәм район башлыгы исеменнән гаиләгә суыткыч һәм телевизор бүләк ителде. Ә Ишимовлар гаиләсе шушы араларда тагын да ишәя төшәчәк.
- Безнең өчен 2013 ел бик табышлы булды. Яңа ел алдыннан барлык хыялларыбыз тормышка ашты, - диләр алар.

Питрәч районында шушындый административ-торак комплеклары бер үк вакытта Кощакта һәм Ленино-Кокушкино авылында ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X