Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Киләчәккә өметләр баглап

КДЮСШ спорт комплексында зур спорт бәйрәме булып узды. Анда ирләр һәм хатын-кызлар арасында берьюлы төрле спорт төреннән берничә беренчелек оештырылды.

Элек мондый ярышларда кеше күп катнаша иде. Кызганыч, быел күп оешма, авыл җирлекләре командалары катнашмады. Кайбер җтәкчеләр бәйгеләрдә үзләре дә катнашты, командалары да тулы составта иде. Ленино-Кокушкино, Богородск, Күн командалары барлык ярышларда да актив катнашты. Шәлеләр һаман үзләренең волейбол командасын җыя алмый. Ә күршеләре - Колай авылының ике волейбол командасы бар!
Армспорт, шашка, шахмат бәйгеләрендә - җиде, волейбол буенча ярышларда ун команда катнашты.
Хатын-кызлар өч үлчәү категориясендә беренчелек үткәрде. Россия Федерациясенең спорт мастеры, халыкара һәм бөтенроссия турнирлары җиңүчесе Әлфия Рафикова (Питрәч) 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә чираттагы тапкыр район чемпионы булды.
70 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Оксана Пушкова (редакция), 70 килограммнан артык үлчәү категориясендә Елена Власова (Ленино-Кокушкино) җиңү яулады.
Ир-атлар арасында җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: Айдар Булатов (Шәле, 67 килограммга кадәр), Роман Мяткин (Ленино-Кокушкино, 72 килограммга кадәр), Илнур Низамов (Шәле, 77 килограммга кадәр), Олег Митрягин (Питрәч, 82 килограммга кадәр) һәм Павел Сиваев (Питрәч, 82 килограммнан артык).
Команда зачетында Ленино-Кокушкино - 1 нче урын, Күн - 2 нче урын, Богородск - 3 нче урын яулады. Шашка буенча чемпионнар: Динә Закирова (Ленино-Кокушкино) һәм Ринат Баһаветдинов (Күн). Шахмат буенча: Налия Сафина ("Саф" КФХ) һәм Рәис Баһаветдинов.
Команда зачетында яңадан Ленино-Кокушкино командасы җиңде. 2 нче урында Кощак, 3 нче урында Күн командасы.
Спортзалда волейбол буенча киеренке ярыш барды. Биредә 10 команда якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаучы Петр Гаврилов призы өчен ярышты.
Командалар ике подгруппада уйнады. "А" подгруппасында Колай-1, Колай-2, Янсуар, Богородск, Пановка командалары, "Б" подгруппасында Күн, Питрәч-1, Питрәч-2, Ленино-Кокушкино һәм "Ак Барс" кошчылык комплексы ярышты.
Подгруппа җиңүчеләре финалда район чемпионы исеме өчен көч сынашты. 2 нче урын алучылар 3 нче урын өчен. Биредә Күн һәм Колай-2 командалары уйнады. Күнлеләр 2:0 исәбе белән җиңү яулады (турнирдагы барлык уеннар ике җиңүгә кадәр барды).
Төп финалда Колай-1 һәм "Ак Барс" кошчылык комплексы командалары уйнады. Беренче уенда кошчылык комплексы командасы җиңү яулады. Икенче уенда 17:15 исәбе белән колайлылар җиңде. Хәлиткеч өченче партиядә 15:13 исәбе белән Колай командасы яңадан җиңде һәм 2:1 исәбе белән җиңүче булды. Шулай итеп, Петр Гаврилов кубогын Колай-1 командасы яулады. Барлык җиңүче командаларга медаль һәм грамоталар тапшырдылар. Турнирның иң яхшы уенчысы итеп Колай егете Ленар Исмәгыйлов сайланды. Аңа махсус приз тапшырылды.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса