Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сабанда сайрашыр чаклар җитте

Районыбызды язгы кыр эшләре кампаниясе башланды. Бу игенчеләр өчен иң җаваплы вакыт. Кыска срокларда күпъеллык үләннәрне (план 9417 гектарда), уҗым культураларын (11790) тукландырырга, туңга сөрелгән җирләрне тырмаларга (35046) кирәк.

Беренче булып чәчүгә "Ак Барс-Питрәч" ачык акционерлык җәмгыяте, "Рацин-Шәле" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, "Марс" агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, "Питрәчагро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять игенчеләре кереште.
Беренче ике көндә 1520 гектарда күпъеллык үләннәр, 20 гектарда уҗым культуралары тукландырылган, 210 гектар туңга сөрелгән җир тырмаланган.
Беренче булып кырга "Марс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять игенчеләре чыкты. Һава шартлары яхшы булганлыктан, биредә 15 апрельдә күпъеллык үләннәрне тукландыра башладылар.
Хуҗалыкның баш агрономы Рафис Хәтимов һәрвакыт үзенең эш урынында. Ул һәркөнне басуларны карап чыга. Туфрак, уҗымнар торышын тикшерә.
- Быел туфракта дым җитәрлек, - ди тәҗрибәле агроном. - Күрәсезме, күпъеллык үләннәрне тукландырырга керештек, аннан соң уҗымнарга күчәчәкбез, алар бездә 1200 гектар мәйданны били. Чәчүгә йөз процент әзерлек белән керешү үзен сиздерә, эшләр яхшы бара. Җитәрлек күләмдә ашлама, яхшы сыйфатлы орлык кайтардык.
12 трактор эшкә әзер тора. Ике чәчү комплексы һәм "СЗ-3,6" чәчү агрегаты бар. Сабан культураларын барлыгы 1500 гектарда чәчәчәкбез.
Беренче булып кырга тәҗрибәле механизатор Ринат Шәрипов һәм аның улы Рафил чыккан. Ринат үзе "МТЗ-82" тракторында ашлама - аммиак селитрасы ташый. Аны складта "КУН-10" белән Фәрхәт Вәлиев бушата. Ринат Шәрипов туган хуҗалыгы кырларында инде утыз елдан артык эшли. Игенче хезмәтенә бөтен тән-җаны белән гашыйк ул.
- Чәчүгә төшәсе көнне ел да дулкынланып көтәбез. Һәр минутның кадерен белеп, эшләргә тырышабыз. Язның бер көне ел туйдыра дип юкка гына әйтмиләр. Бу кырны ашлап бетергәч, башка кырга күчәчәкбез. Чәчә башлаганчы, барлык кырларга ашлама кертеп бетергергә кирәк.
Ринат инде дүртенче ел улы Рафил белән эшли. ПЛ-93 не тәмамлагач, Рафил, әтисе кебек үк, туган хуҗалыгына эшкә кайта. Яшь булуына да карамастан, аңа заманча техниканы ышанып тапшырганнар. Хәзер Рафил СТС-70 "Туман-1" агрегатында эшли. Ул күпъеллык үләннәрне тукландыра. Аннан соң заманча "Биллюр" тракторына күчеп утырачак. Егет тырыш, эшен күңел биреп, яратып башкара. Тәҗрибәле әтисе аңа һәрвакыт терәк-таяныч, киңәш кирәк булса, егет аңа мөрәҗәгать итә.
Җир тырыш кешеләрне ярата. Ә Ринат һәм Рафил Шәриповлар нәкъ менә шундыйлардан. Тырышып эшләгәндә генә эшеңнең нтиҗәсен күрергә мөмкинлеген алар яхшы аңлый. Чын игенче нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде ул.
Рәсемдә: Рафил һәм Ринат Шәриповлар.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса