26 март 2016 яңалыклары
-
Питрәч сәхнәсендә - җыр-моң бәйрәме
Курай, кубыз, гөслә, думбра, гармун... "Моңлы Татарстан" республика фестиваль-конкурсының зона турында катнашучылар нинди генә уен коралларында уйнамадылар. Әлеге чара узган шимбәдә Питрәч район мәдәният йортында узды. Анда республиканың кайбер районнарыннан уен коралларында уйнаучылар катнашты. Бу көнне район сәхнәсендә фольклор ансамбльләр дә чыгыш ясады. Ә алар республика "Иске-Казан түгәрәк уены" татар...
-
Сагыналар сине, Алсу...
Шәледә якташыбыз, журналист Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узды. Ун елдан артык «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән, республиканың татар газета-журналларында һәрдаим мәкаләләре дөнья күргән якташыбызны рәхимсез авыру арабыздан алып киткәнгә инде бер ел тула...
-
“Ел укытучысы” республика бәйгесендә дүрт питрәчле катнашачак
Татарстанның иң яхшы укытучылары Питрәч районына "Ел укытучысы" бәйгесенең зональ турында катнашыр өчен узган атнада җыелдылар. Монда сигез район катнашты. Җиңүчеләр үз район исемнәрен республикада яклаячаклар.
-
Суд консультация бирми
Судта гражданнардан еш кына "безне судка җибәрделәр, бланк бирегез", "гариза тутырыгыз", "гаризаны сез язарга тиеш", "минем проблема буенча консультация бирегез", "юридик ярдәм күрсәтегез" һәм башка шундый сүзләр ишетергә туры килә. Күп кенә килүчеләр судка үзләренең таләпләрен раслаучы гариза һәм документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми.