14 август 2019 яңалыклары
-
Яшьләргә юл бир!
Питрәчкә махсуслаштырылган “14..30” автобусы килде, аның белән бергә - диджейлар, яшь җәмәгатьчеләр һәм яшь министрлык командасы вәкилләре. Мондый акцияне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәмендә “Татарстан яшьләре” иҗтимагый хәрәкәтендә уйлап тапканнар. Ә акциянең исеме “14..30” - акциядә 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша дигәнне аңлата.
-
Талантны авылда да үстерергә була
Бүген без газета укучыларыбызга районның иҗади тормышын баетучы, тамашачыга бәйрәм бүләк итүче яшь һәм талантлы кешесе турында сөйләрбез. Ләйсән Сәгыйрова район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, күпләр аны райондагы барлык тантаналы чараларның алыштыргысыз алып баручысы, сценарист и режиссер буларак белә.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекцион мәктәптә җиһазлар яңартыла
Җиһазлар хезмәт остаханәләре, психолог, дефектолог, логопед һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү кабинетлары өчен бирелә.
-
Питрәчлеләрне мавыктыргыч хоккей ярышлары көтә!
«Питрәч-Арена» боз сараенда 16-19 августта 2006 елгы егетләр арасында традицион хоккей турниры узачак. Безнең республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән алты команда бозга чыгачак.