“Портфелем бар, димәк мин инде мәктәп укучысы”
Август аенда ата-аналар балаларын яңа уку елына әзерләү – гардеробны яңарту, портфель җыю кебек эшләр белән мәшгуль. Беркемгә сер түгел, бу рәхәтлек күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен шактый кыйммәткә төшә. Аларның финанс чыгымнарын җиңеләйтү өчен, безнең республикада унөч ел элек «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе барлыкка килде. Һәм ул ел саен үткәрелә. Питрәч районы да бу игелекле эштән читтә калмый һәм һәрвакыт акциягә кушыла.