Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
ФОТОРЕПОРТАЖ

Питрәчнең “Айгөл” балалар бакчасында сабантуй узды

Җәен бөтен республика буенча, шәһәрләрдә, районнарда, авылларда һәркем яраткан сабантуй бәйрәме билгеләп үтелә.

Мондый якты, матур һәм истә кала торган бәйрәм "Айгөл" балалар бакчасында да булып узды. Балалар татар халык уеннары уйнадылар, җырладылар, биеделәр.

Бәйрәмне татар телен укыту буенча тәрбияче Альбина Фадеева һәм музыка җитәкчесе Марина Хөснетдинова оештырды. Әлбәттә, аларга калган барлык укытучылар да булышты. Мондый бәйрәм турында бик күп сөйләргә була, әмма иң яхшысы аны үз күзләрең белән күрү. Сезнең игътибарга әлеге вакыйгадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса