Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Агачны бер сәбәпсез кисмиләр

Сорау-җавап

Район үзәгендә һәр яздагыча агачлар утырталар, аларны матурайталар, кайберләрен кисәләр дә. Беренче ике мәсьәлә, гадәттә, беркемдә дә сораулар тудырмый, ә менә агач кисү күпләрне борчуга сала. Район үзәгендә яшәүче кайбер кешеләр каен һәм чыршыларны ни өчен кисәләр дип хафага төшкән. Без хәтта газета укучыларыбыздан бу уңайдан бик борчулы хат та алдык.
Шушы көннәрдә район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм суд биналары янында каен һәм чыршылар киселде. Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Павел Сиваев әлеге хәлгә ачыклык кертте.
- Әлбәттә, бер сәбәпсез, агачны берәү дә кисми. Район үзәгендә киселгән барлык агачлар да йә бик карт, йә кеше иминлегенә куркыныч тудыра иде.
Аерым алганда, «Солнышко» балалар бакчасы территориясендә каеннарны кисәргә туры килде, чөнки көчле җил вакытында аларның ботаклары сынып төшә, үткәргечләргә зыян китерә иде. Район хакимияте бинасы янындагы агачларга килгәндә исә, карт агачлар һәм кайчандыр бинага бик якын утыртылган агачлар гына киселде, алар стеналарны каплап торалар иде, шуның аркасында биредә һәрвакыт дымлы, бина утыра, яраксыз хәлгә килә, күгәрә башлады.
Без киселгән агачлар урынына күп итеп яңаларын утыртабыз.
Узган елның көзендә Питрәчтә 6569 төп үсенте утыртылды. Өч зират янында яңа аллеялар барлыкка килде, Казанская урамы буйлап агачлар утырттык, Осиново бистәсендә зур чыршылык барлыкка килде. Оешма һәм учреждениеләр территорияләрендә яшелләндерү, үсентеләрне яңарту - ел саен башкарыла торган процесс. Безнең авыл матур, уңайлы, ямьле булырга тиеш. Барысы да шул максатларда гына эшләнә.


Сүз уңаеннан, безнең Питрәч участок урманчылыгы караган Лаеш урман хуҗалыгы безнең районда быел гына да 10,2 гектар урман культуралары утырткан һәм элек утыртылган 18,3 гектар мәйданда өстәмә агач утыртылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса