Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аграр берләшмә күп кенә питрәчлеләр өчен яңа башлангыч булды

11 ноябрьдә Питрәчтә Аграр яшьләр берләшмәсе бүлекчәсе үзенең 11 еллыгын билгеләп үтәчәк

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр  берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсен 2009 елда ачтылар. Ул вакытта авыл яшьләренең активлыгын арттыручы оешма кирәк була. Һәм ул ТР Аграр яшьләр берләшмәсе булды.
Оешма елдан-ел талантлы һәм инициативалы лидерларны берләштерә, аларның һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудыра, иҗади потенциалны ача. Катнашучылар үз тормышларын, яшьтәшләренең тормышын яхшырак һәм кызыклырак итү өчен бөтен көчләрен һәм мөмкинлекләрен куялар. Питрәчтә бүлекчә оешкан көннән бирле зур юл үтте. 20ләп проект гамәлгә ашырылды. Алар арасында «Авыл кичләре», «АнтикоррЛига», «Акыллылар көрәше», «Музыкаль портал», «Чикләрсез уеннар» бар. «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале һәм «Әлбәден» хәрби уеннары» хәрби-тарихи реконструкция төбәк фестивале дә бар. Партнерлар, халык һәм район җитәкчелеге ярдәме белән әлеге фестивальләр берничә ел эчендә республикада һәм бөтен Россия буенча билгеле булды. Бүгенге көндә аграр берләшмә - тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр алу  һәм танышулар  өчен урын. Мәдәни проектлар һәм программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен ачык мәйданчык. Бу урын күпләр өчен аларның тормыш һәм карьера юлында башлангыч булды. - Безнең эшне орлык утырту белән чагыштырырга була: әгәр аларны әзер туфракка утыртсаң, үсемлекләр яхшырак үсә. Иҗтимагый оешмалар үсешенә никадәр күбрәк кертсәк, гражданнар җәмгыять үсешенә шулкадәр уңай башлангычлар кертә. Һәм бу «аграрчылар» гына түгел, райондагы барлык иҗтимагый берләшмәләргә дә кагыла, - дип сөйли «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Таҗиева. Аның фикеренчә, барлык иҗтимагый структураларның башкарма хакимият ярдәме белән эшләве күпкә нәтиҗәлерәк булырга мөмкин. - Безнең аграр берләшмә ярдәмендә республика берничә креатив һәм үзенчәлекле чара белән горурлана ала. Алар нигезендә милли мәдәният һәм авыл хуҗалыгы кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү идеясе ята. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен 30дан артык грант лауреаты булып тора. ТР Аграр яшьләр берләшмәсе авыл яшьләрен үстерүгә һәм тәрбияләүгә керткән өлеше өчен бик күп бүләкләргә ия булды: ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы грамоталарыннан алып ТР Президентының Рәхмәт хатларына кадәр, - дип билгеләп үтә Наилә Камилевна.

 

Илназ Кәримов
- Мин 2014 елда ТР Аграр яшьләр берләшмәсенә кушылдым. Ул чакта «Скорлупино» кебек зур чаралар булмады әле. Без «Авыл кичләре»  кебек кечкенә проектлардан башладык. Тик минем өчен бу барыбер яңа һәм гадәти булмаган нәрсә булды. Әлегә кадәр ул чорлар турында хатирәләр күңелемне җылыта. Мин бик күп кызыклы кешеләр белән таныштым һәм тәҗрибә тупладым. Хәзер «Әлбәден» хәрби уеннары» кебек кайбер проектлар сайтларына кураторлык итәм.

Илзирә Волкова
- Безнең яшьләр берләшмәсе белән мине бары тик күңелле мизгелләр, кабатланмас хистойгылар гына бәйли.  Команда белән чаралар өстендә эшләү бик күңелле иде. Бу чараларга бик бай вакытлар булды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса