Ана капиталы программасына нинди үзгәрешләр кертелде?

Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия булучыларның барысына да кагыла.
Беренче балага ана капиталы яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Ата-ана сертификатны рәсмиләштермәгән яки аннан файдаланмаган булса, икенче бала 2020 елга кадәр туган очракта ике балалы гаиләләр дә шул суммага ия была.
Балалар 2020 елдан соң туса 639432 сум тәшкил итә. Беренче балага сертификат алып, аннары икенче бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дә дәүләт ярдәме арттырыла. Быелдан ана капиталына бу төр өстәмә 155 550 сум тәшкил итә. Сертификат акчасыннан тулысынча файдаланмаучыларның капиталлары да гыйнварда индексацияләнде, - дип сөйләде Питрәч районы пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Шлыкова.
Гыйнвардан кайбер гаиләләргә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча да артты. Аның күләме регионда узган елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тигез. Быел әлеге түләүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр ай саен 9713 сум акча алачак. Гаризаны узган елда язучыларга 9373 сум акча түләнә.
Элеккечә, ана капиталыннан айлык түләү икенче балалары 2018 елдан соң туган гаиләләргә, балага өч яшь тулганчы түләнә. Моның өчен гаиләдә җан башына керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Гаризаны балага өч яшь тулганчы теләсә кайсы вакытта язарга мөмкин. Пенсия фондына балага 6 ай булганчы мөрәҗәгать иткән очракта айлык түләү бала туган көннән башлап билгеләнә һәм түләнә. Гариза 6 айдан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана.
Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә түләүләрне гадиләштерелгән вариантта рәсмиләштерү дәвам итә. Шунлыктан ана капиталы хисабына ай саен бирелә торган түләүләрнең срогы узган елның марты белән быелның марты аралыгында чыккан очракта, түләү автомат рәвештә озайтыла. Пенсия фонды сертификат хуҗасыннан гаилә әгъзаларының керем күләмен раслый торган белешмә таләп итми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 11:37Питрәч районында законсыз юл белән җир үзләштерү очраклары теркәлгән Бу хакта Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында күрсәтелгән фильмнан билгеле булды.2200
-
2 март 2021 - 10:46Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару 8 марттан соң хәл ителәчәк Бәйрәмгә кадәр чикләүләрне бетерү эпидемия вазгыятен начарлатырга мөмкин, диләр Роспотребнадзорда.2400
-
2 март 2021 - 08:491 марттан питрәчлеләрне нинди үзгәрешләр көтә? Ай башыннан балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыела, чит ил агентлары турында законны бозган өчен җинаять җәзасы кертелә, персональ мәгълүматларны яхшырак саклау турында закон һәм күп кенә башка законнар эшли башлый. Шуларның иң әһәмиятлеләренә тукталып үтәбез.4100
-
1 март 2021 - 12:11Россиядә яңа юл билгесе барлыкка килде Иске билге 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.5200
-
1 март 2021 - 10:30Питрәчлеләр, диспансерлаштыруны үтми калмагыз Диспансерлаштыру бик күп авыруларны ачыкларга ярдәм итә.6700
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
27 февраль 2021 - 00:19Питрәч районы яңалыклары
-
2 март 2021 - 10:48Питрәч районында яшәүче 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеЕвдокия Архипова – Колай авылыннан.2200
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.160800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.130700
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130100
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126500
-
5 гыйнвар 2021 - 14:15Питрәчтә район башлыгыгың Раштуа чыршы бәйрәме узды Авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар бүген район мәдәният йортына җыелды.111600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика