Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без авылыбыз киләчәгенә битараф түгел”

Районның күп кенә авылларында яшәүчеләр үзара салым турында сүз кузгалгач, әлеге программа ярдәмендә шактый эшләр башкарылуын билгеләп үтә.

Халык үз кертеменең нәтиҗәсен күрә, алар алга таба да үз авылларына булышу яклы, республика халыкка шундый мөмкинлек биргәндә авылларны ник төзекләндермәскә ди. Алар аннан файдалана алсын өчен барлык авыл җирлекләрендә узган якшәмбедә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум үтте.

Үз авылларын төзекләндерүдә катнашу өчен Татар Казысы һәм Керәшен Сәрдәсе авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә тавыш бирде.

Татар Казысында агымдагы елның сентябрендә гражданнар җыенында һәр кешедән кертем суммасын 2000 сумга кадәр җиткерү һәм республика кертемен исәпкә алып, җыелган средстволарга авыл юлларына вак таш җәяргә дигән карарга килгәннәр.

- Кертемнең бу күләме башлангыч исәпләүдән соң билгеләнде, - диде Татар Казысы авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин. - Бер урам юлын гына рәткә китерү дөрес булмас, дигән фикергә килдек, шуңа күрә барлык урамнардагы юлларның гомуми озынлыгын, күпме вак таш китәчәген исәпләдек, шулай ук эшкә, материалларны алып кайтуга күпме акча тотылачагын билгеләдек, болар барысы да республика ярдәмен исәпкә алып төзелде. Аннары катнашучылар санына бүлдек һәм менә шундый сан килеп чыкты - икешәр мең сум. Узган еллардагы кебек, бу юлы да безне барысы да хуплар һәм без әлеге эшне тормышка ашырырбыз, дип өметләнәм.

Референдумда катнашучылар әлеге сумма буенча төрле фикер белдерде. Кемдер аны хәзерге бәяләрдән чыгып, дөрес, дип саный, кемдер үз мөмкинлегеннән чыгып, артык күп, дип исәпли.

- Әлбәттә "әйе" дип тавыш бирдем, - диде Әлфия Кәримуллина. - Бездә әлеге программа катнашында бик күп эш башкарылды: авылның ике ягын тоташтыручы күпер дә эшләнде, урамнар да яктыртылды. Бу бик яхшы. Безнең гаилә бу юлы да үз өлешен кертәчәк.

Әлеге позицияне Нуретдин Бәдретдинов та хуплый:

- Хәзерге бәяләрдән чыгып, әлеге сумма алай ук зур түгел. Безнең өйгә кадәр юл яхшы, әмма бу уртак эш бит, барыбер "әйе" дип тавыш бирдем һәм акчаны да тапшырачакмын.

- Үзара салым - яхшы эш, әлбәттә, - дип билгеләп үтте туган авылы Татар Казысына референдумга район үзәгеннән кайткан Илүсә Әхмәтҗанова. - Без гаиләбез белән үткән елларда да аны хупладык. Әмма бу юлы суммасыннан чыгып, каршы тавыш бирәм. Монда безнең биш кеше теркәлгән, гаиләдән 10 мең тапшырырга туры киләчәк бит. Бу безнең өчен зур акча.

Татарказылылар активлык күрсәтте, мондый мөһим мәсьәләдән бик азлар гына читтә калды. Нәтиҗәдә, авыл халкы исемлегеннән 386 кешенең 338 е (87,56 процент) тавыш бирергә килде. Үзара салымны хуплап референдумда катнашучы 179 кеше (52,96 процент) "әйе" дип тавыш бирде.

Бу якшәмбедә Керәшен Сәрдәсендә яшәүчеләр дә күтәренке рухта иде. Күпләр авылдагы урам утларын яңарту өчен акча (бер кешедән 500 сум) бирергә ризалык белдерде.

- Ничек хупламыйсың инде, әлбәттә, мин риза гына, - диде Петр Никитин. - Шундый программа эшләве бик яхшы, аның ярдәмендә бездә урамнар яктыртылды, Көлкәмәрдә һәйкәл эшләнде.

- Үзара салым - бик кирәкле эш, дип саныйм, һәркем үз авылы тормышында катнашырга тиеш, минемчә, - диде Керәшен Сәрдәсендә яшәүче Иван Александров.

Калган барлык авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен дә 500әр сум кертүне тәкъдим иттеләр. Башкарыласы эшләр төрле: урамнарны яктырту, юлларны, күперләрне, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын төзекләндерү, су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау. Референдум нәтиҗәләре буенча шунысы ап-ачык билгеле булды, халык бу мәсьәләләр белән кызыксына һәм үзара салым булачак, аның өчен референдумда катнашучыларның яртысыннан күбрәге "әйе" дип тавыш бирде.

Үзара салым мәсьәләсе буенча референдум Питрәч районында 21 авыл җирлегендә үтте. Шуларның 13ендә өченче тапкыр. Барлык авыл җирлекләрендә үзара салымны хуплап, референдумда катнашучыларның 50 проценты "әйе" дип тавыш бирде. Тулаем район буенча референдумга килүчеләрнең уртача күрсәткече 61,85 процент.

Район башлыгыннан үрнәк ал - газетага яздыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса