Үз заманының рухи караңгылыгы аша ул, гүя, гасырларга мөрәҗәгать иткән.

XVII гасырда яшәгән суфи шагыйрь, исеме гасырлар аша үтеп халкына әйләнеп кайткан, ә иҗаты туган җиреннән еракларга таралып, буыннар хәтерендә сакланган шәхес турында әдәби очерк.
Мишә елгасы буенда урнашкан Чыты авылының хәтере тирән. Гасырлар төпкеленә яшеренгән күпме язмыш, күпме вакыйга саклана аның хәтерендә. Көчләп чукындырудан качып, урман куелыгына сыенган кешеләрнең биредә яңа тормыш башлап җибәрүләре дә, ике мәчетле, ике мәдрәсәле, сәүдә кибетләре һәм су тегермәннәре гөрләп эшләгән чаклары да онытылмаган. Ачлык еллары, кулаклаштыру, сугыш афәтләре һәм яңарыш чорлары да авыл тарихының аерылгысыз өлешенә әверелгән.
Әмма туган җирнең иң зур байлыгы — аның кешеләре. Биредә дөньяга килеп, шушы туфракта тамыр җәйгән, соңыннан исемнәре еракларга таралган шәхесләр. Аларның берсе — суфи шагыйрь Мәүлә Колый.
Тикшеренүчеләр аны Казан ханлыгы җимерелгәннән соң татар әдәбияты мәйданына чыккан беренче шагыйр дип саный. Үз заманының рухи караңгылыгы аша ул, гүя, гасырларга мөрәҗәгать иткән.
Өч гасырдан соң яңадан ишетелгән аваз
Мәүлә Колыйның иҗат мирасы фән дөньясына бары тик XX гасырның 20 нче елларында гына мәгълүм була. 1925 елда язучы һәм фольклорчы Фазыл Туйкин туган авылы Зәй-Каратайда (хәзерге Лениногорск районы) «Хикмәтләр» исемле кулъязма җыентыкка юлыга. Борынгы дәверләрдән килеп җиткән бу табыш татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачуга сәбәп була.
Бер елдан соң, 1926 елда, Фазыл Туйкин әлеге табышы турында «Кызыл Татарстан» газетасында хәбәр итә. Бу хәбәр әдәбият галиме Габдрахман Сәгъдинең игътибарын җәлеп итә. Галим кулъязманы җентекләп өйрәнә һәм 1927 елда «Татар белеме фәнни җәмгыяте хәбәрләре» басмасында аның бер өлешен — якынча 440 строфаны тәшкил иткән шигырьләрне бастырып чыгара.
Шулай итеп, шагыйрьнең дөньядан китүенә ике гасырдан артык вакыт узгач, аның сүзе яңадан халыкка әйләнеп кайта. Гасырлар буе тынлыкта яткан аваз кабат яңгырый башлый.
«Хикмәтләр» җыентыгы 1669–1670 яки 1678–1679 елларга карый дип исәпләнә. Анда дини-фәлсәфи эчтәлеккә ия йөздән артык шигырь тупланган, аларның гомуми күләме якынча 3800 юл тәшкил итә.
XX гасыр ахырында Мәүлә Колыйның тагын ике поэмасыннан өзекләр табылу исә эзләнүләрне яңа баскычка күтәрә. Болар — «Береккәннәр сыйфаты» һәм «Хәләл нәфәка эстәгәннәр сыйфаты» әсәрләре. Алар фәнни җәмәгатьчелеккә бары тик 2008 елда гына тәкъдим ителә.
Чытыда туган Бәйрәмгали Колый
Озак еллар дәвамында «Хикмәтләр» авторының кем булуы әдәбият галимнәре өчен сер булып кала. Шагыйрьнең чын исемен, тормыш юлын, нәсел тамырларын ачыклау максатыннан берничә буын тикшеренүчеләр эзләнүләр алып бара. Габдрахман Сәгъди, Латыйф Зәләй, Шакир Абилов, Камил Дәүләтшин, Мәсгуд Гайнетдин, Хатыйп Миңнегулов кебек галимнәрнең хезмәтләре бу юнәлештә аерым урын алып тора.
Әлеге сернең пәрдәсен күтәрүгә исә татар кулъязмаларын һәм шәҗәрәләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган галим Марсель Әхмәтҗанов ирешә. Аның тикшеренүләренә караганда, шагыйрьнең чын исеме — Бәйрәмгали Колый. Ул Питрәч районын Чыты авылында туган, Казан мәдрәсәләренең берсендә белем алган. XVII гасырның 70 нче елларында Биләр тирәләрендә яшәгән, дини-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнгән.
1699 елда Петр I Стрелецлар фетнәсендә катнашучыларны сөргенгә җибәрү турында указ чыгарганнан соң, Мәүлә Колыйга хәзерге Лениногорск районына кергән Иске Иштирәк авылына күчеп китәргә туры килә. Гомеренең соңгы еллары да шунда узган булырга мөмкин. Шагыйрьнең Мәккәгә хаҗ кылуы һәм шунда вафат булуы турында да фаразлар бар.
Шулай итеп, гасырлар буе әсәрләре генә сакланып килгән шагыйрьнең тормыш юлы да әкренләп ачыклана. Аның исеме янә туган җире белән бәйләнә, ә Чыты авылы татар әдәбияты тарихында үзенең лаеклы урынын ала.
Хезмәтне данлаган суфи шагыйрь
Мәүлә Колый иҗатының нигезендә суфичылык фәлсәфәсе ята. Ул төрки суфи шагыйрьләре Әхмәт Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани салган рухи-әдәби традицияләрне дәвам итә. Аның шигырьләрендә тормышның вакытлы булуы, Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге, кешенең рухи камиллеккә омтылуы турында тирән уйланулар чагыла.
Шул ук вакытта шагыйрьнең игътибары күкләр белән генә чикләнми. Аның күңелендә җирдә яшәгән гади кеше дә, аның көндәлек мәшәкатьләре дә, хезмәте дә зур урын алып тора. Ул игенчене хөрмәт итә, ата-анага ихтирам, балаларга кайгыртучанлык, мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәтү кебек сыйфатларны югары бәяли. Әдип игенчене Аллаһы Тәгалә белән тиңли һәм “үзенең хезмәтен алып барган игенче гыйбадәтле дә, кәсепле дә, чөнки ул Аллаһы Тәгалә кебек үк бәндәләрне ризыклы итә, аларның яшәешендә зур эш башкара, кяферме-кяфер түгелме – һәммә кешене ризыклы итә”, ди.
Мәүлә Колый дөньяны серләре ачылмаган, әмма һәр бите тирән мәгънә белән сугарылган бер китап итеп күзаллаган. Аны уку, аңларга омтылу, һәр күренешнең асылына төшенү — кешенең төп бурычы дип санаган. Шагыйрь өчен чын суфи — югары әхлаклы, фикер йөртә белүче, рухи камиллеккә омтылучы зат. Ә үзләренең рухи бушлыгын тәкъвалык пәрдәсе артына яшергән икейөзлеләрне ул кискен тәнкыйтьләгән. Шуңа күрә Мәүлә Колый шигырьләре коры дини-фәлсәфи фикерләр җыелмасы булып кына калмый. Алардан тормыш сулышы бөркелә. Бу — үз замандашларына, гади кешеләргә юнәлтелгән, аларны яхшылыкка, гаделлеккә, хезмәткә һәм рухи сафлыкка өндәгән тере сүз.
Аның хикмәтләре гасырлар аша безгә дә килеп җитә. Заманнар үзгәрсә дә, кеше күңелен борчыган сораулар, яхшылык белән яманлык арасындагы көрәш, тормышның мәгънәсен эзләү беркайчан да әһәмиятен югалтмый.
Туган җирендә яңгыраган исем
Гасырлар уза, ә Мәүлә Колыйның иҗаты онытылмый. Аның хикмәтләре тупланган кулъязмалар Казан, Уфа һәм Санкт-Петербургтагы фәнни үзәкләрдә саклана. Ике поэмасының табылуы исә татар әдәбияты тарихын тагын да баета, шагыйрьнең иҗади дөньясын тирәнрәк танып белү мөмкинлеге бирә.
Әлеге ике поэманы үз эченә алган кулъязма 1990 елның гыйнварында Әгерҗе районының Яңа Аккуҗа авылында яшәүче Фазлетдин Габдрахмановта табыла. Бүген ул Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.
Шагыйрьнең туган авылы Чытыда да аның исемен мәңгеләштерүгә зур әһәмият бирелә. Авыл мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов инициативасы белән авылдашлар бергәләшеп, Мәүлә Колыйның нәкъ менә шушы җирдә туып-үсүен искә төшереп тора торган стела урнаштыралар.
2022 елда районда суфи шагыйрьнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясе үткәрелә. Бүген исә Чыты авылындагы мәчет тә аның исемен йөртә.
Мәүлә Колыйны бүгенге административ чикләр мәгънәсендә Питрәч районында туган шәхес дип атау дөрес булмас иде. Әмма аның туган җире — бүгенге Питрәч районына кергән Чыты авылы. Ул шушы туфракта дөньяга килгән, балачагын шунда уздырган, дөньяга карашы һәм рухи дөньясы шушы мохиттә формалашкан.
Материал «Синең эзләреңне саклаган» туган як тарихына багышланган проект кысаларында әзерләнде. Проект Питрәч районы тарихында тирән эз калдырган шәхесләр турында сөйли. Әлеге очеркны әзерләгәндә кыйммәтле хезмәтләре һәм фәнни эзләнүләре белән ярдәм иткән галим-тикшеренүчеләргә рәхмәт белдерәбез.