Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездә чәршәмбе саен өмә

1 апрельдән территорияләрне санитар чистарту буенча традицион ике айлык старт ала, әмма һава шартлары безне тәртип, чисталык урнаштыруны иртәрәк башларга мәҗбүр итте.

Тиздән район үзәге тулысынча тәртипкә китереләчәк, традицион өмәләргә старт бирелде. Питрәчтәге һәр территория нинди дә булса оешмага беркетелгән. Өмәләргә чыгыгыз, эш әле һәркемгә җитәрлек.

Шагыйрьләр, композиторлар һәм рәссамнар үз иҗатларында язга иң матур ел фасылы дип мәдхия җырлый. Сәнгать кануннары шулай куша. Ә менә тормыш кануннары моның белән килешми. Кар эрегән саен, аның астыннан чүп-чар калкып чыга, умырзаялар урынына пыяла шешәләр һәм тәмәке төпчекләре тишелеп чыга башлый. Быел туннар-итекләр шкафта кышлады, суыктан бит алмалары да кызармады, кар әз булгач, бик тиз эреп бетте һәм яз да гадәттәгедән иртәрәк килде. Шуңа күрә Территорияләрне санитар чистарту ике айлыгы әле 1 апрельдән гына башланса да, район үзәгендә эшләүче оешма һәм учреңдение хезмәткәрләре беренче язгы өмәгә инде узган чәршәмбедә үк чыкты һәм ике-өч сәгать арасында үз биналары тирәсен чүп-чардан чистартып та куйды.

1. Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге: «Пятерочка» кибетеннән Мелиораторов урамы буенча шәхси секторга кадәр;
2. Питрәч район суды: суд бинасыннан Советская урамына кадәр;
3. «Уютный дом» ҖЧҖ идарәче компаниясе: хезмәт күрсәтә торган йортлар янәшәсендәге территория (юл читен дә кертеп);
4. «УК-Пестрецы» ҖЧҖ идарәче компаниясе: хезмәт күрсәтә торган йортлар янәшәсендәге территория (юл читен дә кертеп);
5. «Теплострой» ҖЧҖ: иске зираттан полиция бүлекчәсенә кадәр;
6. «Спектр» төзелеш предприятиесе» ҖЧҖ: Никольская урамы, юлның ике ягы буенча;
7. «Мехуборка» ҖЧҖ: үзәк юлдан каты көнкүреш калдыклары чүплегенә кадәр. Стеланы һәм вертолет мәйданчыгын да кертеп;
8. ТР Финанс-бюджет палатасы һәм Казначылык: «Стройдом» кибетеннән Пенсия фонды бинасына кадәр;
9. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» ФДУ: күпердән алып ипподромга кадәр юл;
10. Пенсия фонды: иске зираттан алып Осипов урамы чатына кадәр;
11. «Питрәч-информ», «Кадастр үзәге» ҖЧҖ: Советская урамы буенча Лесная урамына борылыштан Подгорная урамы чатына кадәр;
12. ПИЗО: Пенсия фонды бинасыннан Лесная урамындагы борылышка кадәр;
13. БТИ: «Стройдом» кибетеннән Мишә елгасына кадәр, күпер;
14. «Ак Барс Банк» ПАО: нотариус бинасыннан алып Набережная урамына кадәр;
15. «Сбербанк» бүлекчәсе: Почтовая урамыннан суд бинасына кадәр;
16. Мәдәният бүлеге, ЗАГС бүлеге: яңа өйләнешүчеләр паркы, фонтан;
17. Туган якны өйрәнү музее, балалар иҗат йорты: Почтовая урамы, шул исәптән поребрикларны ком, тузан һәм пычрактан атна саен чистарту;
18. Хәрби комиссариат: Почтовая урамыннан администрация бинасына кадәр, шул исәптән поребрикларны ком, тузаннан һәм пычрактан атна саен чистарту;
19. «РУЭС»: Пушкин урамы киселешеннән ветеринария берләшмәсе бинасына кадәр;
20. Идел буе электр челтәрләре, Питрәч РЭСы: РЭС бинасыннан Строителей урамындагы борылышка кадәр (ике яктан да юл);
21. Татэнергосбыт, ЕРЦ: Саклык банкыннан алып Росгосстрах бинасына кадәр (ике яктан да юл);
23. Райгаз: өстәге автомойкадан алып христиан зиратына кадәр (ике яктан да юл);
24. Питрәч район үзәк хастаханәсе: Мишанин урамы киселешеннән РЭС бинасына кадәр юлның ике ягы буенча һәм «Здоровье» скверы;
25. Питрәч 1 нче мәктәбе: Җиңү Паркы, «Пятерочка» кибете чите;
26. Питрәч 2 нче мәктәбе: Дуслык паркы һәм Перчков урамы буенча 1 нче йорт каршындагы парковка;
27. Коррекция мәктәбе: балалар шәһәрчеге;
28. Янгын часте: Санэпидемстанция бинасыннан алып Казанская урамындагы күп фатирлы йортларга кадәр, АГЗС;
29. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте: янгын часте бинасыннан прокуратура бинасына кадәр;
30. «Солнышко» балалар бакчасы: 2 нче мәктәптән башлап Перчков урамындагы чатка кадәр;
31. «Айгөл» балалар бакчасы: Солнечная урамыннан алып Осипов урамы чатына кадәр (юлның ике ягы буенча);
32. «Кыңгыраучык» балалар бакчасы: «Сула» бассейныннан алып Мишанин урамындагы борылышка кадәр (юлның ике ягы буенча);
33. «Каенкай» балалар бакчасы: 2 нче мәктәптән алып Боз сарае бинасына кадәр;
34. «Бәләкәч» балалар бакчасы: балалар бакчасыннан алып өстәге АЗСка кадәр;
35. РОСГОССТРАХ филиалы: Эчке эшләр министрлыгы бинасыннан алып Росгосстрах бинасына кадәр (юлның ике ягы буенча);
36. Ветеринария берләшмәсе: Олан Иле авылына таба Строителей урамы ахырына кадәр (юлның ике ягы буенча);
37. Суд приставлары: янәшәдәге территория (юлның ике ягы буенча);
38. «Шатлык» социаль приюты: Кооператоров урамындагы борылыштан астагы АЗСка кадәр автомойка каршындагы территория (юлның ике ягы буенча);
39. Теркәү палатасы: Мелиораторов урамыннан «Лавка» кибетенә кадәр;
40. «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге: Мишә елгасына кадәр Солнечная урамы буенча ике яктан да юл;
41. Почта: «Россия Почтасы» бинасыннан алып Пушкин урамы чатына кадәр (юлның ике ягы буенча);
42. Район мәгариф бүлеге: балалар иҗат йортының парковкасы, музей һәм мәгариф бүлеге территориясе;
43. Яшьләр бүлеге: стадион территориясе;
44. Спорт мәктәбе, форпост, «Акчарлак» МЦ: стадионга юл, ике парковка, агач беседка һәм беседка тирәсе;
45. «Питрәч-Арена» боз сарае: Газовиков урамыннан «Каенкай» балалар бакчасына кадәр юлның ике ягында;
46. «Сула» йөзү бассейны: янәшәдәге территория (ике яктан да юл);
47. «Актачы-К» ҖЧҖ идарәче компаниясе: хезмәт күрсәтә торган йортлар янәшәсендәге территория (юл читен дә кертеп);
48. ДОСААФ: эстакада территориясе;
49. Питрәч чиркәве: Боз сарае һәм Казанская урамы, 15Е йорт арасындагы территория;
50. Үзәк мәчет: янәшәдәге территория;
51. «Батыр» кинотеатры: нотариус бинасыннан район мәдәният йортына кадәр территория, район мәдәният йорты һәм «Батыр» арасындагы юл;
52. «Айдан-Такси» ҖЧҖ: «Лавка» кибете каршындагы таксистлар парковкасы;
53. «Меридиан» сәүдә комплексы: Молодежная урамыннан алып Механизаторов урамына кадәр юлның ике ягында;
54. Өстәге базар: Гаврилов урамы буенча 8 нче номерлы йорттан алып астагы базарга кадәр юлның ике ягы да;
55. Астагы базар: өстәге базардан алып «Магнит» кибетенә кадәр;
56. Авыл җирлеге башкарма комитеты: иске зират тирәсендәге территория.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса