Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең егетләр лаеклы хезмәт итә

Яшереп торасы юк, бүген күпләр армиягә китәргә ашыкмый, шулай ук бу эштә аларны ата-аналары да хуплый. Әмма Шәле авылы егетләре Ренат Илмәмәтов белән Инсаф Мәннапов андыйлардан түгел. Армиягә бармый калу турында алар уйлап та карамаган. Егетләр, киресенчә, Ватан алдындагы бурычларын үтәргә вакыт җиткәнен түземсезлек белән көткән. Безгә редакциягә Самара шәһәренең хәрби частьләреннән аларга характеристикалар килде. Ял көннәрендә алар үзләренә Питрәч хәрби комиссариатыннан җибәрелгән район газеталарын укый икән. Газетабыз битләрендә үзләре турында да укысалар егетләргә күңелле булыр дип уйладык. Моның өчен менә дигән сәбәп тә бар: Ватанны саклаучылар көне якынлаша.

- Рядовой Ренат Илмәмәтов хәрби хезмәтен автомобиль ротасында үтә, ул ягулык ташый. Хезмәт итү дәверендә ул үзен намуслы һәм хезмәт сөючән хәрби буларак танытты. Өлкән җитәкчеләрен ихтирам итә, үзен әдәпле тота. Хәрби коллектив, җәмәгатьчелек фикеренә хөрмәт белән карый, һәрвакыт башкаларга ярдәм итәргә әзер тора, - дип тасвирлаган якташыбызны рота командиры вазыйфаларын башкаручы прапорщик П.Воронцов.


Ренат Илмәмәтов әле ике ай гына хезмәт итә, әмма, күргәнегезчә, башкалардан аерылып тора.
- Улым белән горурланабыз, әлбәттә. Ул армиягә үз теләге белән китте. Тугызынчы сыйныфтан соң Казан төзелеш техникумына укырга керде. Диплом алгач, башта хезмәт итәргә, аннары гына югары уку йортында белем алырга уйлады. Армиягә кадәр машина йөртү таныклыгы алырга теләде һәм шулай эшләде дә. Хәзер ул армиядә машина йөртүче булып эшли, - дип сөйләде безгә Ренатның әтисе Айрат. Аның ундүрт яшьлек улы Рамил абыйсыннан үрнәк ала, шулай ук солдатка китәргә җыена. “Ул хезмәт итеп кайткач, озак та үтмәс мин дә армиягә китәрмен”, - ди.
Армиядә хезмәт итүче Инсаф Мәннаповның туган авылыннан киткәненә инде җиде ай. Армиягә аны язын алганнар. Ул автомобиль взводында, шулай ук машина йөртүче вазыйфасында хезмәт итә.
- Белемле, тәртипле, эшне җиренә җиткереп башкаручан. Үзенең хезмәт вазыйфаларын үтәүгә намуслы карый, инициативалы, катлаулы һәм даими үзгәреп торучы шартларга тиз яраклаша һәм дөрес эш йөртә. Физик яктан яхшы үсеш алган. Хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын, хәрби тыюларны җиңел кичерә. Берничә тапкыр армия хезмәтендәге уңышлары өчен билгеләп үтелде. Коллектив та аны ихтирам итә, - бу хәрби часть командиры А.Гуляев имзалаган Инсаф Мәннапов турындагы уңай характеристиканың бер өлеше генә.
Әтисе Рәис Мәннапов белән дә элемтәгә кердек. Гаиләнең бер үк вакытта ике улларын да армиягә озатуын белгәч, гаҗәпләндек. Кече уллары Илшат хәзер Курск шәһәрендә Ватан алдындагы хәрби бурычын үти икән.
- Улым Инсаф тугызынчы сыйныфтан соң Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укыды, аннары армиягә китте. Мин үзем дә хезмәт иттем, шуңа күрә балаларны да кечкенәдән моңа әзерләдем. Улларымнан: «Армиягә барасым килми», - дигән сүзләрне беркайчан да ишеткәнем булмады, мин аларга бу турыда уйларга да рөхсәт итмәгән булыр идем. Алар белән телефоннан аралашабыз, атнага бер тапкыр шалтыраталар. Кәефебез яхшы, диләр, әлбәттә инде, өйне сагыналар, без дә аларны юксынабыз, - диде Рәис абый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса