Иске Шигалидә көзге хәйрия ярминкәсе узачак
Җәмгыять

Иске Шигалидә көзге хәйрия ярминкәсе узачак

Сатудан кергән акчалар СВО катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

19 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Иске Шигали авылы күп функцияле үзәк территориясендә көзге хәйрия ярминкәсе узачак. 

Чара хәйрия характерында: сатудан кергән барлык акчалар СВО катнашучыларына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. 

Оештыручылар ата-аналарны, укучыларны һәм барлык авыл халкын ярминкәдә катнашырга, игелекле эшкә ярдәм итәргә һәм бу көнне бергә үткәрергә чакыралар.