Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең район проектлары ел саен җиңүчеләр исемлегендә

Питрәч районыннан ике вакыйгалы фестиваль - Russian Event Awards премиясенең гомуммилли финалына чыкты.

Питрәчнең «Скорлупино» фестивале «Гастрономик туризм өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә беренче урынны алды. Ә «Әлбәден» хәрби уеннары» фестивале «Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә өченче булды.
Конкурсның төбәк этабына Россиянең 19 төбәгеннән 310 проект тәкъдим ителгән иде. Яклауга бары тик 176 гына үткән. Конкурста Татарстан Республикасыннан барлыгы 24 проект катнашты. Бары тик безнең район гына берьюлы өч проектны тәкъдир итте, шуларның икесе инде уңышлы тормышка ашырыла. Балаково шәһәрендә узган Russian Event Awards Урал һәм Идел буе федераль округлары милли премиясенең зур финал тантанасында питрәчлеләр ике тапкыр билгеләп үтелде – «Скорлупино» һәм «Әлбәден» хәрби уеннары» фестивальләрен оештыручылар сәхнәгә күтәрелде.
- «Russian Event Awards» милли премиясе конкурсында без 2016 елдан бирле катнашабыз. «Скорлупино» фестивален тәкъдир итүдән башладык, ул ике тапкыр гран-прига лаек булды. Без аны төрле номинацияләрдә таныттык. Быел «Гастрономия туризмы өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә заявка бирдек, анда Россиянең иң «тәмле» фестивальләре тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, бер үк проектның ел саен призер булуы бердәнбер очрак һәм бу безне аеруча сөендерә, - дип кичерешләре белән уртаклашты Питрәч фестивальләренең авторы һәм оештыручысы Наилә Таҗиева.
Фестивальне оештыручылар җиңү тәмен инде күп тапкырлар татыды, шуңа да карамастан, конкурс нәтиҗәләрен игълан итүләрен алар борчылып көттеләр.
Питрәч районының икенче бер фестивале «Иң яхшы идея» номинациясендә катнашкан «Әлбәден» хәрби уеннары» фестивале бу юлы «Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә өченче урынны алган. Бу номинациядә Питрәч фестиваленә Россиянең 10-12 ел дәвамында үткәрелә торган иң зур фестивальләре белән көндәшлек итәргә туры килгән.
- Бу фестивальне тәкъдим итеп, без сугыш реконструкцияләүнең масштабын гына түгел, ә халыкның әлеге проектка тартылуын, анда бик теләп катнашуын күрсәтергә тырыштык. Петр Михайлович Гаврилов турында хәтернең ничек саклануы, питрәчлеләрнең якташлары белән ничек горурланулары, аның кече ватанында - Питрәч районының Әлбәден авылында фестивальне ничек кабул итүләре турында сөйләдек, - дип билгеләп үтте Наилә Таҗиева.
Гомуммилли финалга Питрәч районыннан тагын бер проект узды. «Туристлык вакыйгасының иң яхшы идеясе» номинациясендә «Яңа геройлар вакыты» исемле яңа вакыйга проектын тәкъдим итте. Әлеге проект 15 нче гасырга кадәр Питрәч районы тарихына багышланган, анда кылыч белән сугышлар, җәядән ату, ат чабышы һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Хәзер Питрәч районы командасы 15-17 ноябрьдә Самара шәһәрендә узачак Бөтенроссия милли премия финалында үз проектларын тәкъдим итәргә әзерләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса