Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу урынны чын мәгънәсендә изге дип атарга була

Без Надеждино авыл җирлегендә булып кайттык. Ул шәһәр халкын нәрсәсе белән җәлеп итә? Җирле халык ничек яши һәм нәрсә белән шөгыльләнә?

Искиткеч буа, гаҗәеп табигать күренеше... Бу җирлек зур түгел, әмма  ул безнең районның бик матур өлешендә урнашкан. Мондагы  сихри киңлекләрдә булган кеше үзен, һичшиксез,  тыныч, иркен хис итә.
Һәркайда пөхтәлек, чисталык күзәтелә,  урамнар төзек, матур.  Алар моңа ничек ирешәләр? Хәйриячеләр булдыра алганча булышалар. Әмма авыллар күбесенчә халыкның үз тырышлыгы белән үзгәрә. 2015 елдан алар үзара салым республика программасында катнашалар.  Бу вакыт эчендә күп эшләр башкарылган. Иң беренче эш итеп, барлык авылларга да урамнарны яктырту өчен светодиод фонарьлар сатып алганнар. Соңрак зиратка койма тотканнар. Чишмәләр төзекләндерелгән. Су башнясы төзеп, санитар саклау зонасы ясаганнар. Балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Соңгы вакытта акча юлларны яңартуга китә. - Быел без Надеждино авылының өч урамында 260 метр юлга вак таш җәйдек.
Шулай ук күптән түгел генә Аркатау авылында каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы урнаштырдык, Урта Ия авылында юлларны рәтләячәкбез, - дип сөйләде җирлек башлыгы Искәндәр Галәветдинов. Җирлектәге барлык юлларны тәртипкә китерү планлаштырыла. Халыкны эш белән тәэмин итүгә килгәндә, эш урыннары күп түгел - мәктәп, мәдәният йорты, почта, ФАП, ике карьер. Калганнары районның зур хуҗалыкларында яки җирле КФХларда эшли. Алар барлыгы 7. Алар яшелчәчелек, кошчылык, сарыкчылык, үсемлекчелек һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Узган ел барлыгы 24 сыер исәпләнә иде, ә хәзер 33 сыер бар. Җирле халык шулай ук каз, үрдәк, тавыклар асрый. Җирлектә еш кына  шәһәр һәм күрше район кешеләре дә  кунакта була. Аларны барыннан да бигрәк рус авылы  Аркатау җәлеп итә. Бу урынны чын мәгънәсендә изге дип атарга була, монда күңелгә рәхәтлек аласың.  Монда 1746 елда төзелгән борынгы Смоленск-Богородица чиркәве тора. Авылда шулай ук зур купель, берничә шифалы чишмә урнашкан. Шуларның иң танылганы - «Глазной» чишмәсе. Аның суы күз авыруларыннан дәвалый дип саный җирле халык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса