Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Димитрий Солунскийны искә алган көн

    Ел әйләнәсендә, чиркәүләребездә үлеләрне искә ала торган көннәр дә билгеләнгән.

    Бу көннәрдә бездән бигрәк тә теләк итү сорала. Чөнки бу дөньядан күчкән туганнарыбыз безнең теләкне көтеп торалар. Бу көннәрне без теләгән теләкләребез аша, аларның кичерелми калган җазыкларын кичертә алабыз.

    Бишенче ноябрьдә, барлык чиркәүләрдә Димитрий Солунскийны искә алу көне бәйрәм ителә. Шушы изгене искә алу рәте белән куелган бу көн Димитрий Солунский атнасы дип аталган. Ул чын христиан динен тотучы булган. Аның әти-әнисе дә яшертен христиан динен тотып яшәгәннәр. Әтисе шәһәр сакчысы булып торган. Димитрий, әтисе үлгәч, аның эшен дәвам иткән. Җитәкче императордан Димитрийга "шәһәрне дошманнардан саклап, христианнарны бетерергә", - дигән үгет бирелгән. Ул үзен чын христиан итеп күрергә оялмаган һәм курыкмаган. Бар халыкка Иисус Христосның үгетен сөйләп, Аны даннап торган. Император, Димитрийның христианнарны яклап, аларны үрчетеп торганын белгәч, христиан диненә ышанучыларның барысын да үтерергә боерган. Димитрий императорның сүзеннән курыкмаган. Христианнарны яклап, үзен корманга әзерләгән. Бар булган мөлкәтен сатып, ярлыларга өләшкән. Һәр көнен ураза тотып, теләк итеп үткәргән. Изге Димитрий Солунскийны караңгылыкта тотып, кылыч белән кадап үтергәннәр һәм тәнен кыр киекләренә ташлаганнар. Христианнар, императорга белгертмичә, яшертен генә Димитрийның тәнен алып күмгәннәр. Хәзерге вакытта, Димитрийның тәненең бер өлеше Грециянең Салоники дигән шәһәрендә, Изге Димитрий атлы чиркәвендә саклана.

    Кадерле туганнар! Без дә бу дөньядан күчкән туганнарыбызны искә алып, теләк итәргә өйрәнсәк иде. Алар өчен шәм куеп, искә алырга чиркәүләргә барырга тырышыйк. Чиркәүгә килеп, теләк итсәк кенә без аларга булыша алырбыз. Алар безнең теләк иткәнебезне бик көтеп торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: