30дан артык кешене билгеләп үттеләр
Узган Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан «Ак Барс» кошчылык комплексының җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхвия Кахаберидзе хезмәткәрләрне котлады. Ул җыелганнарның барысына да рәхмәт белдерде.
– Без чыннан да моңа лаек булган кешеләрне бүләклибез, – дип ассызыклады ул. – Хезмәтегез, эшкә мөнәсәбәтегез өчен сезгә зур рәхмәт.
Кош сую цехы электромонтеры Сергей Додоновка Питрәч районы башлыгының рәхмәтен җиткерделәр.
«Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖнең «Фидакарь хезмәт өчен» медальләренә кошчылык фабрикалары һәм механикалаштырылган инкубатор фермалары операторы Валентина Абдуллина, кош эшкәртүче Любовь Мишагина лаек булды.
Бройлер цехы кошчысы Рузилә Камалиева, инкубатор вакцинаторы Диләрә Хәйруллина айның иң яхшы хезмәткәрләре дип танылды.
«Ак барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖдән Мактау грамотасын түбәндәгеләр алды: кошчылар Юлия Александрова һәм Нина Шәйхетдинова; механик Әлфир Җиһаншин; су җыю станциясе операторы Александр Сергеев; кош эшкәртүче Раилә Кәримуллина; кош фабрикалары һәм механикалаштырылган инкубатор фермалары операторы Ләйсән Гәрәева; моторист Александр Калашников.
Тракторчы Константин Кунакбаевка; штукатур Наргизә Низамовага; кошчы Андрей Михайловка; кош тоту операторы Алмаз Насыйровка; котельный операторы Анатолий Никитинга; кошчы Юрий Никоноровка; ярдәмче эшче Светлана Шаевага; кош эшкәртүчеләр Нәзилә Җамаловага, Ландыш Сәйфуллинага, Ирина Маряшина һәм Валентина Карташовага; машина йөртүче Зөфәр Гыймадиевка; слесарь Александр Сомовка; йомырка склады мөдире Рәисә Мөхәммәтҗановага; кошчы Гөлнара Хәсәновага, фасовкалаучы Марина Кудряшовага; механик Андрей Беляковка; кошчы Наталья Мурашовага «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖдән рәхмәт белдерделәр.
Электр-газ белән эретеп ябыштыручы Олег Жуковка, кош эшкәртүче Тәнзилә Клящеевага, пешекче Любовь Никифоровага, машина йөртүче Юрий Грининга Питрәч районы башлыгының рәхмәтен җиткерделәр. Өлкән слесарь-сантехник Валерий Архиповка Питрәч районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇