Кәвәл авылында дин тотучылар борынгы часовня янында өмә үткәрделәр
Җәмгыять

Кәвәл авылында дин тотучылар борынгы часовня янында өмә үткәрделәр

Өмә вакытында Изге Ана иконасы ачылды.

Фото: vk.ru/pravtulyachi
Фото: vk.ru/pravtulyachi

Питрәч районы керәшен авылы Кәвәлгә керү юлында борынгы часовня күрергә мөмкин. Җирле халык сүзләренчә, аны сугышка кадәр үк (1930-1940 еллар) урнаштырганнар. 1980-1990 елларда аны яңартып имәннән ясаганнар, ул юлдан Теләче районы юнәлешендә барганда күренеп тора. 

Дин тотучылар часовня янында өмә үткәрделәр. 

“Без Ходай безнең авылны саклый дип ышанабыз. Тәртип урнаштырасы килә иде, бездә матур урыннар бар, без шундый изге урыннарны карарга тиеш”, – дип уртаклашты инициаторларның берсе Олег. Өмә вакытында монда куелган Изге Ана иконасын ачу була.