Дәүләт хезмәтләрендә ЗАГС белешмәләрен алу мөмкинлеге барлыкка килде
Җәмгыять

Дәүләт хезмәтләрендә ЗАГС белешмәләрен алу мөмкинлеге барлыкка килде

Әлеге сервисны Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы эшләтеп җибәргән.

Россиялеләргә ЗАГС белешмәләрен — язылышу, бала туу һәм исем алыштыру турындагы таныклыкларны « Госуслуги» порталы аша алу мөмкинлеге булдырылды.

Тиешле мәгълүматны алу өчен, кулланучыга порталның ««Документы и данные» дигән бүлегенә кереп, «Семья и дети» дигән битне ачарга кирәк. Моннан тыш порталда язылу мөмкинлеге дә бар, бу очракта мәгълүматлар автомат режимда яңара һәм гел актуаль булып тора.

 

Чыганак