Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фатирларны тартып алу буенча махинацияләргә чик куелды

1 ноябрьдән шәхси микрофинанс оешмаларына үз клиентлары белән торак урыны, милектәге өлеш, шулай ук төзелә торган торак өлешләренә залог итеп куллану займы килешүләрен төзү тыела.

- Әлеге үзгәрешләр микрокредитлар аркасында үзенең бердәнбер торагыннан мәхрүм ителгән милекчеләрнең хокукларын яклау, шулай ук мошенниклык очракларын булдырмас өчен кабул ителде. Шәхси микрофинанс оешмалары зур процентлар белән генә түгел, ә торакларга залог салып та  микрокредитлар бирде, еш кына торакны тартып алу буенча ябык схемалар булдырды, - дип билгеләп үтте ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина. Хәзерге вакыттан башлап кредит буенча процент ставкасы Россия банкы директорлар советы тарафыннан билгеләнгән максималь күләмнән артып китә алмый.  
Мондый микрофинанс оешмаларының эшчәнлек кагыйдәләре дә үзгәрде. Кредиторларның үз акчалары күләменә, баш бухгалтерларга карата һәм башка бик күп таләпләр катгыйланды.
Кертелгән төзәтмәләр гамәлгә куючылары РФ, РФ субъекты яки муниципаль берәмлек булган микрофинанс оешмаларына карамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса