Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаепле җәзасын алыр

Питрәч районы башкарма комитетында административ комиссиянең 15 нче утырышы булып узды. Комиссия әгъзалары 7 беркетмә буенча карар кабул иттеләр.

Бу юлы полиция хезмәткәрләре тарафыннан 3 беркетмә Чыты авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез кием-салым саткан өчен төзелде. Fларның һәрберсе 1000 сум штрафка тартылды. Агымдагы елның өченче кварталында гына тиеш булмаган урыннарда сәүдә иткән өчен штраф күләме үзгәрде. Әгәр элек сатучы 200 сум штраф түләргә тиеш булса, хәзер бу сңумма 1000-3000 сум тәшкил итә.
Авыл җирлеге башкарма комитеты рөхсәтеннән башка теләсә кая төзелеш материалы куерга ярамаганлыгы турында да бер генә тапкыр хәбәр итмәдек инде. Шуңа да карамастан, 3 кешене штрафка тартырга туры килде.
Утырышта шулай ук экология министрлыгы вәкиле тарафыннан Иске Шигали авылында контейнер мәйданчыкларыннан чүп-чарны вакытында чыгармаган өчен төзелгән беркетмә дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X