Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөмбә һәм бәрәңге белән кәтлит

Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез

Кирәк: бозау ите фаршы, суган, тәменчә тоз, борыч, бәрәңге, шампиньон гөмбәсе, үсемлек мае.
Соус өчен: 4 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1 стакан кайнаган су, тәменчә тоз.

Сыер ите фаршына вак итеп туралган суган, тәменчә тоз, борыч өстәп, кечерәк кәтлитләр ясарга. Бәрәңгенең кабыгын әрчеп, теләгәнчә турарга, тоз сибәргә. Шампиньон гөмбәсен ярымбоҗралап турарга. Алда күрсәтелгән ингредиентларны кушып, соус ясарга.
Үсемлек мае белән майланган формага бәрәңге, гөмбә, кәтлитне салырга һәм өстенә соус агызырга. Фольга белән каплап, 180 оС кызулыктагы духовкада пешерергә. Өсте кызарсын өчен, пешкәч, фольганы ачып, 5-10 минутка духовкага куеп алырга кирәк.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар