Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәлиткеч җиңү

2 февраль - Совет гаскәрләренең 1943 елда Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн. Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башланган.

Сугыш хәрәкәтләре характеры буенча ул 2 периодка бүленә: 1942 елның 19 ноябренә кадәр дәвам иткән оборона чоры һәм һөҗүм итү чоры - Дон һәм Идел елгалары арасында эре стратегик дошман группировкасы тар-мар ителә.

13 сентябрьдә дошман Сталинградны штурмлауга керешә - шәһәрне саклаучыларны куәтле һөҗүм белән Иделгә ташларга ниятли. Канкойгыч сугышлар башланып китә. Бигрәк тә вокзал һәм Мамаев курганы тирәсендә кызу була. Һәр урам, квартал, бина өчен сугыш барган. 1942 елның 19 ноябрендә Кызыл Армия бик зур стратегик һөҗүм операциясе башлый, Сталинград астында фашист группировкалары камап алына. 1943 елның 2 февраленә камалышта калган фашист гаскәрләре тар-мар ителә.

Сталинград астында җиңү Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш чоры булган һәм Икенче Бөтендөнья сугышы барышына хәлиткеч йогынты ясаган.

Сталинград сугышында безнең якташлар Виктор Павлович Брындин, Никита Александрович Карташов, Федор Иванович Фомахин, Евгений Кузьмич Степанов катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса