Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы комбайнчыларны бүләк көтә

Агротармак хезмәткәрләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен, район хакимияте конкурс игълан итте. Ярышларда районның барлык комбайнчылары да катнашачак.

Питрәч районы башкарма комитеты районда 2020 ел уңышын җыеп алу, көзге культуралар чәчү һәм туфракны эшкәртү тәртибен билгеләде, шулай ук конкурс турында игълан итте. Кырларда комбайнчылар арасында ярыш оештырылачак, өстәмә бүләкләр системасы каралган. Конкурсның приз фонды - 200 000 сум.
Комбайнчылар ярышының төп максаты - ашлык җитештерү күләмен арттыру, бөртекле һәм кузаклы культураларны сыйфатлы һәм үз вакытында җыеп алу. Җиңүче бер комбайнда иң күп ашлык суктыру (тонналарда) буенча билгеләнәчәк.
Ярыш нәтиҗәләре урып-җыю эшләре тәмамланганчы җиде көн саен игълан ителәчәк. Атна саен алдынгы комбайнчы 2000 сум күләмендә акчалата премия һәм район башлыгының “2020 елның иң яхшы комбайнчысы” вымпелы белән бүләкләнәчәк.
Конкурс 2020 елның 10 августыннан 13 сентябренә кадәр үткәреләчәк

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса