Җинаятьче сезнең ишекне дә шакырга мөмкин!
Питрәчтә яшәүче үз йортына чегәнне керткән һәм 67000 сум акчасыннан коры калган. Әлеге хатын-кыз изге күңелле булуы аркасында, шулай ук гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен зыян күргән дә инде. Таныш булмаган кешеләрне өйгә кертергә, аларга ышанырга ярамаганлыгын, андый кунакларга игътибарлы булырга кирәклеген һәркем белә, югыйсә.
Зыян күрүче Осипов урамындагы йортларның берсендә яши. Аның сөйләвенчә, иртәнге сәгать 9лар тирәсендә аның ишеген шакыйлар. Ул ишекне ачкан һәм таныш булмаган хатын-кызны күрә, ул чегәнгә охшаган була. Аның буе 165 сантиметр тирәсе, куртка һәм кара төстәге бәйләнгән шапка кигән була. Чакырылмаган кунак хуҗабикәгә бал, май һәм эремчек сатып алырга тәкъдим итә. Сөйләшү барышында таныш булмаган хатын сумкасының тоткасы өзелүен әйтә һәм йортхуҗасыннан җеп белән энә сорый. Хуҗабикә бүлмә буйлап тегү кирәк-яраклары эзләп йөргән арада таныш булмаган хатын-кыз кухняда кала. Сумкасын төзәткәннән соң, кунак китеп барган. Ул киткәннән соң, питрәчле акчаларының юкка чыкканын ачыклап алган.
Соңыннан ачыкланганча, бу хатын-кыз Питрәчнең Яшел һәм Осипов урамнарында йөргән, шулай ук кешеләргә продуктлар тәкъдим иткән.
Аның ачык төстәге җиңел автомобильдә килгән булуы мөмкин.
Хокук саклаучылар Питрәч районы халкына үтенеч белән мөрәҗәгать итә: кем дә булса Питрәчкә килгән бу усал ниятле хатын-кыз турында яки бу хәл турында берәр мәгълүмат белсә, аны авыл урамнарында күрсә, район эчке эшләр бүлегенә 02, яки 3-12-10 телефон номерына чылтыратып хәбәр итегез.
Шуны онытмагыз һәм исегездә тотыгыз:
- чит-ят кешеләрне өегезгә кертмәгез;
- үзегезнең әйберләрегезне караучысыз калдырмагыз;
- таныш булмаган кешеләрдән нинди дә булса товар сатып алмагыз;
- үзегезне алдаларга теләүләрен сизеп алсагыз, бер дә икеләнмичә 02 яки 3-12-10 телефоны буенча полициягә чылтыратып хәбәр итегез, һичшиксез, сезгә ярдәм итәчәкләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа