Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгелек (Тимурчылык отряд эше)

Дөрестән дә, шәфкатьлелек,олыларга ярдәм һәм изгелек итү бик саваплы эш-гамәл.

Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗанович исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә 6 тимурчылык отряды эшли. Тимурчыларның төп вазыйфасы: тыл, сугыш, хезмәт ветераннарына кулларыннан килгәнчә ярдәм итү. Сугышның 69 еллыгын каршылау уңаеннан тимурчылар һәркөнне ветераннарга шефлык итүне гадәткә керттеләр.Мисал өчен, 8 А нчы сыйныф укучылары Мөхәммәтҗанова Асия Хөснетдин кызына булышалар. Аның янына һәр атнаның чәршәмбесендә баралар. Асия Хөснетдин кызы тыл ветераны.Гатаулла бабай белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалар үсеп-буйга җитеп, төрлесе-төрле якка таралышып беткәннәр. Асия әби бүгенге көндә берьялгызы. Алар Гатаулла бабай белән 80 яшькә кадәр тигез гомер иткәннәр. Моннан 3 ел элек кенә бабай гүр иясе булган. Балалар, әлбәттә, ял, бәйрәм көннәрендә әниләренең хәлен белеп, өен, хуҗалыгын карап торалар. Укучыларның шау-гөр килеп керүе, Асия әбине бик куандыра. Кулларыннан килгәнчә, вак-төяк эшләрен эшлиләр.Кышын кар көриләр, язга чыккач бакчасын казып,яшелчәләр утырту өчен түтәлләр әзерлиләр. Ул кызлары - уллары күк якын булган укучыларның килгәнен түземсезлек белән көтеп кала.

  • Рәхмәт яусын балалар! Исән-сау булыгыз, исән-сау укыгыз, - дип теләкләр тели-тели һәм икенче көнне дә килүләрен көтеп, озатып кала. Укучылар әле яшь егет һәм кызлар. шулай да, юк кына нәрсә белән дә, 80 яшьлек карчыкны сөендерүләре өчен чиксез шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса