Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле питрәчлеләр, өйдә генә калыгыз!

Үз-үзеңне изоляцияләү коронавирус таралуны тоткарларга һәм сәламәтлек саклау системасына авыру белән көрәшергә ярдәм итәчәк

Бөтен дөньяда диярлек хакимият вәкилләре үз илләре халкына өйдә калырга тәкъдим итә. Бу бигрәк тә хроник авырулардан интегүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла.

Россиядә коронавирус таралуга каршы моңарчы күрелмәгән чаралар кертелде. Районда махсус эшче төркем булдырылган. Аның төп бурычы - кибетләрдә иң кирәкле товарлар булу-булмауны һәм аларның бәяләрен күзәтеп тору.
- Бүген барлык кибетләрдә дә продуктлар бар, бәяләре дә тотрыклы. Шулай ук даруханәләрдә антисептиклар һәм битлекләр булу-булмау да тикшерелә. Әлегә монда хәл катлаулырак, алар җитми, әмма ТР Министрлар Кабинеты бу товарлар безнең даруханәләрдә барлыкка килсен өчен барлык чараларны күрә, - диде безгә Дамир Байгильдин.
Коронавирус инфекциясе таралудан саклану ысулларының берсе - республикага керүче барлык гражданнарны контрольдә тоту.
- Кайбер питрәчлеләр бүген шулай ук карантинда. Алар медицина күзәтүе астында һәм эчке эшләр бүлеге тарафыннан контрольдә тотыла. Карантин чаралары үтәлмәгән очракта, питрәчлеләр административ җәзага тартылырга мөмкин, - дип билгеләп үтте кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева.
Алда безне бер атна ял көтә. Бу вакытны өйдә үткәрегез, музыка тыңлагыз, фильмнар карагыз яки кызыклы китаплар укыгыз, шкафыгызны җыештырыгыз яки документларыгызны тәртипкә китерегез, иҗат белән шөгыльләнегез. Өйдә һәрвакыт җылы, уңайлы һәм, иң мөһиме, куркынычсыз!

Сәламәтлегегезне саклагыз һәм якыннарыгыз турында кайгыртыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X