Кибәчнең алып батыры Иван Бәширов турында әдәби очерк
Җәмгыять

Кибәчнең алып батыры Иван Бәширов турында әдәби очерк

Ул – көрәшче, инженер һәм көчне җаваплылык дип аңлаган шәхес

Бу тарих — күп балалы гади крестьян гаиләсендә туып-үскән малайның Татарстан спорты легендасына әверелүе, әмма гомеренең соңгы көннәренә кадәр гади хезмәт кешесе булып калуы һәм табигатьтән бирелгән физик көчнең рух ныклыгына әверелүе хакында.

Иван Бәширов гаиләсе

Рухи көч һәм икмәк үскән йорт

Кибәч авылында, матур табигатькә һәм батырларга бай җирдә, Бәшировларның зур гаиләсе яшәгән. Бер өйдә унбер бала үсә. 1936 елның 10 октябрендә дөньяга килгән Иван гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә.

Әнисе Агафья Алексей Бәширов йортына килгәндә, аның кулында инде Илья исемле улы була. Аның беренче ире Гражданнар сугышында һәлак булган. Алексей Павлович та иртә тол калган: Екатерина һәм Мария исемле ике кызын ялгызы тәрбияләгән. Мария ул чакта әле имчәк баласы гына була. Язмышның ачы сынауларын кичергән ике кешенең юллары бергә кушылгач, аларның уртак гаиләләрендә тагын сигез бала дөньяга килә: Гурий, Николай, Алексей, Иван, Борис, Елизавета, Татьяна һәм Ольга. Шулай итеп, бер түбә астында унбер бала язмышы бергә үрелеп үсә. Аларның һәркайсы кечкенәдән үк хезмәт белән чыныгып, тормышның кырыс сынауларына әзерләнеп үсә.

Тормышлары җиңел булмый, әмма гаилә бик бердәм була. Алексей Павлович физик яктан да, рухи яктан да бик көчле кеше була. Ул агач эшкәртү белән шөгыльләнә: бүрәнәләрдән такта яра, агачны эшкәртә, кисмәкләр ясый, буралар бурый. Улларын да кечкенәдән балта эшенә өйрәтә. Кул хезмәте аларны чыныктыра, чыдам һәм нык итә. Сугыш башлангач Алексей Павловичны фронтка алалар, ләкин сугыш өчен дә кирәкле булган агач эшләнмәләр, чаңгылар, мичкәләр ясаучы кешеләр аз булганлыктан, кире үз эшенә кайтаралар. 

Кибәчтә бүген дә буыннан буынга күчеп инде риваятькә әйләнгән вакыйганы сөйлиләр. Бервакыт Алексей Павлович авылга кайтып килгәндә, машина кузовыннан төшеп калган зур имән бүрәнәгә тап була. Ул, озак уйлап тормыйча, бүрәнәне җилкәсенә күтәрә дә өенә алып кайта. Улларының берсе әтисенең юлын дәвам итеп, балта остасы була. Калганнар да нык бәдәнле, киң җилкәле һәм үткер күзле булып үсә.

Бәшировлар нәселендә гайрәт тә, ныклык та буыннан-буынга күчкән. Алексей Павловичның бертуган энесе, имеш, ат белән ярышып, чабышта аны да узып китә торган булган. Ул үзе дә сабантуйларда көрәшкән. Олыгайгач, исә: «Хәзер менә Иван көрәшер», — дип әйткән.

Иван гаиләдә балаларның иң олысы булмаса да, әтисе өметләрен нәкъ менә аңа баглаган. Аннан өлкәнрәкләренә дә: «Иванны тыңлагыз», — дип әйтә торган булган. Әтисенең бу сүзләрендә улына булган ышаныч та, аның киләчәген алдан сиземләү дә ята кебек.

Җилкәгә күтәргән «полуторка»

Кибәч мәктәбен тәмамлагач, Иван Лаешта укый, шофер һөнәрен үзләштерә. Техникага мәхәббәте бик көчле була. Ул чәчү һәм урып-җыю эшләрендә катнаша, авыл хуҗалыгы машиналарында эшли.

Нәкъ шул елларда аның турында тагын бер гаҗәеп тарих туа. Бер көнне Иванның «полуторка»сы пычракка батып кала. Машинаны тартып чыгарырлык техника юк — ул елларда мондый мөмкинлекләр чикле була. Иван кабинадан чыга да, машинаны күтәреп, аның арткы тәгәрмәчләрен корырак урынга күчерә. Аннары яңадан руль артына утырып, юлын дәвам итә.

Бу вакыйганы ишеткән кеше аның көченә гаҗәпләнмичә калмый. 

Иванның математикага сәләте була, ул белемгә омтыла, яңалыкка кызыксынып яши. Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Шәһәрдә авыл сабантуйларында башланган көрәш юлын дәвам итә. Аны күреп алалар һәм ирекле көрәш секциясенә чакыралар. Остазы — Әсхәт Шәйхетдин улы Шәйхетдинов була. Иван беренче ярышлардан үк үзен күрсәтә: уңышлы чыгыш ясый, призлы урыннар яулый башлый.

Беренче ярышларының берсендә үк аңа Александр Медведь белән көрәшергә туры килә. Ул вакытта Медведь — биш тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия чемпионы. Көрәштән соң атаклы спортчы Иванга:

— Әйдә Белоруссиягә. Син минем урыныма калырлык көрәшче, дөнья чемпионы була аласың. Син бик көчле! — ди.

Тренерлар да аны Ленинградка, Мәскәүгә чакыра. Алда зур мөмкинлекләр ачыла. Әмма Иванның үз карары була:

— Казаннан ары китмим. Әти-әни Кибәчтә.

Ул туган авылы Кибәчне калдырырга теләми. Әти-әнисеннән еракта яшәүне, ташлап китүне күз алдына да китерми. Дөнья чемпионнары сафына басу мөмкинлеге алдында да туган җиргә булган мәхәббәтен өстен куя.

Кайвакыт кешенең иң зур җиңүе — ул яулаган медальләр түгел, ә үз кыйммәтләренә тугры кала алуыдыр.

Иван Бәширов тәрбияләнүчесе белән

Көрәш келәме үзенә тарткан

Иван Бәширов ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, Татарстанның милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры исемнәренә лаек була. Ул — ике тапкыр Россия чемпионы, өч тапкыр Татарстан чемпионы. Казан һәм Питрәч сабантуйларында күп тапкырлар баш батыр булып кала. 1962, 1963 һәм 1964 елларда Питрәч районының баш батыры исемен яулый. 1962 һәм 1964 елларда Муса Җәлил исемендәге турнирда җиңүгә ирешә.

Аның исеме көрәш сөючеләр арасында гына түгел, бөтен районга таныла. Келәмгә чыккан саен, ул көч сынашучы гына түгел, үз артыннан башкаларны да ияртүче үрнәккә әверелә.

Танылган көрәшче, якташыбыз Михаил Николаевич Чернов та Иван Бәширов турында болай ди:

— Иван Алексеевич безнең районнан көрәшче булып үскән, келәмгә чыккан барлык егетләр өчен маяк, юл күрсәтүче йолдыз булды. Мин икенче сыйныфта укыганда, «Социалистик Татарстан» газетасында сабантуйлардан соң зур мәкалә басылып чыкты. Анда Казан сабантуеннан фотолар бар иде. Шуларның берсендә Иван Бәширов белән Арча батыры Рәдис Сәйфуллин көрәше иде.

Ул вакытта безнең иң яраткан уеныбыз көрәш иде. Барыбыз да Бәширов булырга хыялландык. Беребез: «Мин — Бәширов булам!» — ди, икенчебез: «Юк, Бәширов — мин!» — дип каршы төшә. Һәрберебез ул булырга теләде. Безнең өчен ул үрнәк иде.

Бер кешенең уңышы тулы бер буында көрәшче булу хыялы уята, яшь күңелләрдә үзеңне сынап карау теләге тудыра.

Иван Бәширов гаиләсе белән

Үз җиренең инженеры

Институтны тәмамлагач, Иван Бәширов Пимәр авылына баш инженер итеп билгеләнә. 1966 елда гаилә кора. Ә 1970 нче еллардан аның хезмәт юлы «Татмолпром» автотранспорт базасы белән тыгыз бәйләнә: башта баш инженер булып эшли, аннары предприятиене җитәкли.

Ул анда озак еллар хезмәт куя, пенсиягә чыккач та эшен дәвам итә. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемне көндәлек хезмәте, җаваплылыгы һәм үз эшенә тугрылыгы белән аклый.

Иван Бәширов өчен хезмәт — тормышының аерылгысыз өлеше була. Ул беркайчан да эштән читтә калмый. Кечкенәдән агач эшкәртеп, авыр бүрәнәләр күтәреп сыналган куллар еллар узгач та эшсез тормый. Келәмдәге батырның холкы хезмәттә дә үзгәрми: сабырлык, төгәллек, ныклык һәм башлаган эшне ахырына җиткерү.

Олыгайгач, аны яңадан туган авылы Кибәч үзенә тарта. Өенә кайтасы килә. Кызлары сөйләвенчә, ул бер урында тик кенә утыра торган кеше булмый. Аңа хәрәкәт, эш, җир белән аралашу кирәк була. Аның балачагы сугыш елларына туры килә. Ул ачлыкның нәрсә икәнен үз җилкәсендә татып үсә. Кызларына ачлыктан хәтта шешенүләрен дә искә алып сөйли.

Шул елларны кичкән кеше өчен ризык кадере бөтенләй башка мәгънә ала. Икмәккә, җирдә үскән һәр нигъмәткә ул изге әйбергә карагандай карый. Бакчаның һәр карышы эшкәртелергә, орлык чәчелергә, түтәлләр казылырга, су вакытында сибелергә тиеш. Бер генә җир дә караусыз калмасын. Иван Бәширов гаиләсе шушы кагыйдәләр белән яши. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул туган туфрагыннан аерылмый. Аның өчен туган җире балачак хатирәләре, әти-әнисе йорты, үзенең тамырлары белән бәйле кадерле дөнья була.

Иван Бәширов кызы белән

«Без аның киң җилкәсе артында яшәдек»

Олы кызы Ольга Бәширова әтисе турында бик яратып сөйли. Аның сүзләрендә якын кешесен югалту сагышы да, еллар узган саен арта гына барган рәхмәт хисе дә бар.

— Әти көнкүрештә бик тыйнак кеше иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр нәрсәдер утыртты, чүп утады. Җир эшен бик яратты. Безне дә шулай яшәргә өйрәтте. Без аның киң җилкәсе артында, җил-давылның ни икәнен дә белмичә үстек. Әти безне иркәләде дип әйтә алмыйм, кочаклап утыру гадәте дә юк иде. Ул кыю, көчле, нык ихтыярлы кеше булды, хискә бирелмәде. Мәхәббәтен беркайчан да сүз белән исбатламады — бары тик гамәлләре белән генә күрсәтте.

Кече кызы Марина Бәширова әтисенең холкын турында сөйләде: 

— Әти спортны бик яратты. Без һәрберебез биш яшьтән чаңгыга бастык, йөзәргә дә, шахмат уйнарга да, велосипедта йөрергә дә безне ул өйрәтте. Ял көннәрендә, йә эштән соң безнең белән булырга, безне спортка тартырга тырышты. Үзе бигрәк тә биатлон ярата иде. Соңгы елларда, хастаханәләрдә еш ятарга туры килде, аның бу мавыгуын инде анда да барысы да белә иде. Без килгәч: «Хәзер „Матч ТВ“ гына караячакбыз икән, — дип әйтәләр иде.

Ул хайваннарны бик ярата иде. Аучыларны беркайчан да аңламады, җан иясен ничек атып үтереп була дип, моның белән һич кенә дә килешә алмады.

93 яшьлек авылдашы Анастасия Золина Бәшировлар нәселен әле көчнең келәмдә секундлар белән түгел, күтәрә алган йөк һәм түзә алган авырлык белән үлчәнгән заманнардан хәтерли:

Анастасия Золина

– Бәшировлар нәселе авылда бик затлы, хөрмәтле гаилә иде. Барысы да хезмәт сөючән, эре гәүдәле, көчле кешеләр. Нәселләре шундый булган инде, - ди.

Аның кыска гына итеп әйтелгән сүзләрендә бер нәселнең холкы, буыннардан килгән ныклык һәм авылдашлар хәтерендә сакланган ихтирам чагыла.

Илшат Гайсаров белән

Илшат Гайсаров, спорт журналисты, редакциябез ветераны, Иван Алексеевич белән аның алтмыш яшьлек юбилеенда танышкан.

— Ул гаҗәеп киң күңелле, ачык, мәрхәмәтле кеше иде. Мин гомерем буе көрәшчеләрне, спортчыларны хөрмәт итәм. Иван Алексеевич та кеше хезмәтенең кадерен белде.

Ул балалар һәм яшүсмерләр ярышларына килә, замандашы күренекле тренер Гайнетдин Мөхәммәтов белән көрәшне күзәтә иде. Кызганыч, мин аның үзенең келәмгә чыккан чорын күреп калмадым. Әмма ярышлардан соң көрәшләрне анализлавын, көрәшчеләрнең алымнары турында ашыкмыйча, төптән уйлап сөйләшүен беләм.

Кайчак бүген дә ишек ачылыр да, ул керер, барыбызга елмаеп сәлам бирер кебек тоела. Аның куллары көрәк кебек иде. Кул биреп күрешүе дә онытылмый. Районда аның истәлегенә ярышлар үткәрелүен теләр идем. Бүген келәмгә чыккан яшь көрәшчеләр Иван Бәширов исемен белсен иде. Район сабантуенда абсолют батырга Иван Бәширов исемендәге мактау билгесе тапшыру да теләк булса, мөмкин эш. 

Иван Бәширов гаиләсе

Эпилог. Буыннар хәтерендә сакланган көч

Иван Алексеевич Бәширов инде безнең арабызда юк, әмма аның исеме онытылмаган. Ул пычракка баткан «полуторка»ны күтәреп чыгара алырлык көчкә ия була, ләкин беркайчан да үз көче белән масаймый. Дөнья чемпионы булу мөмкинлеге ачыла, әмма ул туган җиренә тугры кала. Аның батырлыгы көрәш келәмендә генә түгел, ә тормышта да: хезмәттә, гаиләдә, якыннары турында кайгыртуда чагыла.

Келәмгә чыккан егетләр өчен ул маяк, кызлары өчен — таш кыядай ышанычлы терәк, якташлары өчен — көч, тыйнаклык һәм туган җиргә тугрылык үрнәге. Безнең бурыч — шушы хәтерне сүндермәү. Батырның исемен архивларда гына сакламыйча, аны яшь буынга җиткерү, аның үрнәген бүгенге тормышта дәвам иттерү. Көрәш келәменә чыккан һәр яшь спортчы Иван Бәшировның кем булганын белсен, аның көчен генә түгел, холкын да үзенә үрнәк итеп алсын иде.
Чөнки чын батырларның эзе вакыт узу белән югалмый. Алар калдырган эзләрне саклаучылар булганда, батырлар үзләре дә халык хәтерендә яшәвен дәвам итә.

Материал «Синең эзләреңне саклаган» туган якны өйрәнү проекты кысаларында әзерләнде. Аны әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен спорт мәктәбе директоры Алексей Чукуровка һәм Питрәч керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Лидия Пронинага рәхмәт белдерәбез.