Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелем һәрчак матурлыкка тартыла

- Әниемнең кышкы озын кичләрдә бәйләү бәйләвен, чигү чигүен бик яхшы хәтерлим. Мин аны игътибар белән кызыксынып карап, күзәтеп тора идем, - дип сөйли Керәшен Сәрдәсеннән кул эшләре остасы Евдокия Никитина. - 12 яшьтән үзем дә ак тукымага төрле бизәкләр төшерә башладым.

Хәзер Евдокия Никитина үзе дә күп кенә эшләре белән лаеклы мактана ала. Ул аларны туганнарына, якыннарына бүләк итәргә ярата, аның эшләнмәләре танышларының һәм авыл мәдәният йортында түгәрәк үткәрү бүлмәсен бизәп тора. Әйе, монда "Оста куллар" түгәрәге эшләп килә, анда Евдокия Никитина барлык теләүчеләр белән белгәннәре һәм әлеге эшнең нечкәлекләре белән уртаклаша. Аңа китапханәдә эшләүче апасы Лидия Яковлева бик теләп булыша.

- Кул эшләре белән шөгыльләнергә балалар да, олылар да йөри, - ди Евдокия Никитина. - Бу бик мавыктыргыч шөгыль бит. Без дә яңа әйерләр эшләргә өйрәнәбез, яңа идеялар эзлибез. Агачка яндырып бизәк төшерергә дә, җепләрдән келәм эшләргә дә өйрәндек.

Чыннан да кул эшләренә өйрәнергә теләүчеләр күп. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләүче Евдокия Никитина хезмәттәшләрен дә, укучыларны да кул эшләренә тарта.

- Евдокия Аркадьевна, мине дәресләрдән соң бәйләргә өйрәтерсез әле, - дип укытучылар бүлмәсенә керде 3 нче сыйныф укучысы Ксюша (мәктәпкә укырга Янсуардан килеп йөри), ризалык алып, дәрескә йөгерде.

Тиздән кыш, озын кичләр җитәчәк, кул эшләре остасының да планнары зурдан. Ул чигү белән шөгыльләнер өчен һәр мөмкинлекне түземсезлек белән көтеп тора.

Менә шундый иҗади оста куллы кешләр яши безнең районыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса