Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Колай халкын рухи кыйммәтләр дә кызыксындыра

Колай авылында үткән халык җыенында район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Эдуард Дияров чыгыш ясады.

Эдуард Мәхмүтович районның социаль-икътисади үсеше, дәүләт һәм партия проектларының роле турында сөйләде.
Район башлыгы чыгышының төп өлешен сайлауларга багышлады һәм барлык җыелганнарны сайлау көнендә, 14 сентябрьдә, гражданлык активы күрсәтергә һәм сайлау участокларына килеп, тавыш бирергә чакырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков ярдәмчесе Гүзәлия Минкина сайлаулар темасын дәвам итеп, җыелганнарга булачак сайлаулар структурасы турында мәгълүмат бирде, 50 нче бер мандатлы Биектау округы турында сөйләде. Әлеге округтан Рәфкать Кантюков тәкъдим ителә.
Колайлылар үз чиратында, тәкъдим-теләкләрен җиткерде. Нигездә, алар авылдагы юллар ремонтына кагылышлы иде. Шулай ук алар гыйбадәт йортын торгызуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса